Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил Сәмигуллин динара низаглар турында: Татарстанда бу коткыга бирелмәделәр

"Татарстан үрнәк, без моны аңлап яшибез", - диде ул.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Ураза гаете уңаеннан Казанның Галиев мәчетендә узган бәйрәм вәгазе вакытында республикада күпмилләтле шартларда динара мөнәсәбәтләрнең уңай хәл ителүен искәртте. "Татарстан үрнәк, без моны аңлап яшибез", - диде ул.

Шул ук вакытта мөфти дөньяда динара низагларның булып торуын әйтте. "Ни кызганыч, үзләренең наданлыклары һәм культурасызлыклары аркасында дин тотучыларга карата тупаслык һәм хөрмәтсезлек күрсәтүчеләр, нәфрәт утларын чәчәргә омтылучылар бар. Алар татулыкның әһәмиятен аңламыйлар", - диде ул.

Бу уңайдан мөфти күптән түгел Калининградта булган хәлне искә алды: быел май аенда өлкәдәге бер бистәдә суд карары белән кечкенә мәчет сүтелде. Шулай ук мөфти Татарстан мәктәпләрендә мөселман гаиләләрендә тәрбияләнгән балаларның исемлекләрен төзергә омтылуларын да искә төшерде. "Мондый хәлләрне күзәтү бик күңелсез", - диде ул.

Мөфти Татарстанда мондый хәлләрнең татулык белән чишелгәнен әйтте. "Безнең республикабызда бу коткыга бирелмәделәр, үзара хәл итә алдык, ямьсез сүзләр әйтешмәдек", - диде Камил Сәмигуллин. Ул хәзерге вакытта Татарстанда дин тоту өчен уңай шартлар булуын әйтте. Мәчетләр төзелә, хәләл кафелар бар. Мондый заманнар элек булмаган. Ышанмасагыз, бабаларыбыздан сорагыз”, - диде ул.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев