Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, аларда 10 мең 478 бала ял итәчәк

Икенче дүшәмбедән Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте, дип яза президент матбугат хезмәте.

Лариса Сулима билгеләгәнчә, каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, аларда 10 мең 478 бала ял итәчәк. Мәктәп укучылары өчен бу вакытта республиканың барлык шәһәр һәм районнарында мәдәни чаралар узачак.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстан Республикасының дәүләт театрлары һәм музей учреждениеләрендә 500 дән артык чара уздыру планлаштырыла. Бу төрле тамашалар, концертлар, балалар өчен спектакльләр, күргәзмәләр, күңел ачу чаралары, дип хәбәр итте Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Ул бәйрәм көннәрендә уздырылачак кайбер чараларны санап үтте. 20 нче декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур Концертлар залында Россия дәүләт Большой театр солисты Роман Муравицкий катнашында “La Primavera” Казан камера оркестрының “Опера под Рождество” концерты күрсәтелә. 24 декабрь -13 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының “Сказка о царе Салтане”, “Новогодний вечер с Максимом Дунаевским”; Татарстанның Дәүләт камера хорының “Алтын граммофон”; “Кружится метелица”, “Новый год по-Венски”, “Рождество при свечах”, “В джазе только девушки” Раштуа фестивальләре, “Снегурочка” Яңа ел тамашасы һәм башкалар узачак.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бәйрәм программасы әзерләгән. 21 нче декабрьдән 7 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм балалар вокал, хореографик, театр студияләрендә шөгыльләнүчеләр катнашында “Необыкновенное космическое путешествие” тамашасы узачак. 22 нче декабрьдән 4 нче гыйнварга кадәр Татарстанның Филармония даз-оркестры катнашында “Аленький цветочек”, “Нехочуха”, “Буратино” Яңа ел спектакльләре көтелә.

25 һәм 26 нчы декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында И.Штраусның “Летучая мышь” опереттасын карап булачак. 27-28 декабрьдә Операда Яңа ел балы оештырыла. 29-30 декабрьдә, шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә Казан хореография училищесы укучылары катнашында “Морозко” театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителә.

20 нче декабрьдән 14 нче гыйнварга кадәр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачыларын “Малыш һәм карлсон”, “Подарки Деда Мороза” спектакльләре белән сөендерәчәк. Программада, шулай ук, Кыш Бабай, Кар Кызы, “Новогодние приключения бременских музыкантов” әкият персонажлары катнашында елка тирәле интермедия каралган.

 

20 декабрь-6 гыйнвар көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен “Что такое Новый год?”, “Али баба и три разбойника”, “Шүрәле онлайн” спектакльләре күрсәтеләчәк.

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исә 20-30 декабрь көннәрендә “Удивительное путешествие кролика Эдварда” спектаклен һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенын тәкъдим итә.

Быел Татарстанда Яңа ел бүләкләр алу өчен барлыгы 9 116 452, 5 мең сум акча сарыф ителәчәк. Лариса Сулима сүзләренчә, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе үтенече буенча, бүләккә яктылык кайтаргыч элемент та беркетелгән. 

Фото: http://zpravda.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев