Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Кар астыннан кыш буена җыелып барган чүп-чар чыгып, битне кызарта

    Әйләнә-тирә мохитне чиста тоту хакында күпме язып, сөйләсәк тә, кайберәүләргә үгет-нәсыйхәт тәэсир итми. Хәер, хәзер кыңгыр эшне күрүчеләр: "Аны күрмәгәнең артык", - дигән фәлсәфә белән яши. Авылдаш, урамдашларыбыз бөтен чүп-чарын якындагы ерганакка чыгарып ыргытамы, су буена ташлыймы, эчтән генә көябез дә, ләм-мим дәшмибез. Мөгаен, безгә иң элек, М.Булгаковның "Собачье сердце"...

    Әйләнә-тирә мохитне чиста тоту хакында күпме язып, сөйләсәк тә, кайберәүләргә үгет-нәсыйхәт тәэсир итми. Хәер, хәзер кыңгыр эшне күрүчеләр: "Аны күрмәгәнең артык", - дигән фәлсәфә белән яши. Авылдаш, урамдашларыбыз бөтен чүп-чарын якындагы ерганакка чыгарып ыргытамы, су буена ташлыймы, эчтән генә көябез дә, ләм-мим дәшмибез. Мөгаен, безгә иң элек, М.Булгаковның "Собачье сердце" әсәре герое әйтмешли, шимбә өмәсен башларыбызда уздырып, андагы чүп-чардан арынырга кирәктер. Әлегә язгы кояш, кар астыннан кыш буена җыелып барган чүп-чарны да чыгарып, битне дә кызарта. Моңа Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә дә инандык. Сүз дә юк, чисталыктан бигрәк, урамнарның тәртипкә кергәнен көткән чак. Шул сәбәпле, коммуналь хуҗалыктан чүп җыйнау машинасын чакыру да кичектерелгән. Халык исә капка төпләренә капчык­лар белән чүпне графикны күздә тотып чыгарган. Кайберләрен инде җил тузгыта башлаган иде. Ә Кече Шыңар авылы янындагы кайчандыр чүплек булып "хезмәт иткән" ерганакка былтыргы көнкүреш калдыкларын махсус китереп ташлаганнар. Кар эрегәч, чүп-чар баш калкыткан, полиэтилен калдыклары һавага оча, басуга тарала.

    Шул тирәдә яшәүчеләрдән сораштырдык: "Кемнәр эше икәнлеген белмибез",- диделәр. Дөрес, шәхси хуҗалыклары биләмәсеннән тыш җирләрне салам, агач, таш кую өчен иркен файдалануларын таныдылар. Быел, май бәйрәмнәренә кадәр тирә-юньне тәртипкә китерергә ышандырулары исәпкә алынып, административ чарадан котылып калдылар.

    -Урамнарыбыз элекке белән чагыштырганда күпкә тәртипләнде. Ә табигатьне пычратучылар һаман бер үк кешеләр инде. Берничәсенә узган ел штраф та салынды. Хет шул елгага "50 мең штраф" дип язу кадаклап куй, елгага чүп ташлау кабатлана. Әлбәттә, аңлатуны дәвам итәчәкбез. Бу мәсьәлә язгы җыелышларда да җитди күтәреләчәк,- дип ачыклык кертте җирлек башлыгы Р.Заһидуллин.

    "Туган як" җәмгыяте биләмәләрендә дә чисталык җитми. Кече Шыңар фермасы территориясе тәмам кипшереп беткән, ә полиэтилендыр, капчыктыр, шешәләрдер һаман да җыештырылмаган, төрлесе төрле җирдә аунап ята. Шуңа күрә ферма мөдиренә беркетмә төзергә туры килде. Бу мәсьәләдә Кече Шыңар терлекчеләренә Тимершык фермасыннан үрнәк алырга кирәк. Биредә биләмәне күптән тәртипкә китергәннәр, дөресрәге, чүпләмәгәннәр. Бригада җитәкчесе Айнур Нуриев чисталыкка карата мөнәсәбәте бик җитди булуын белдерде. "Өмәләргә терлекчеләрне тартабыз. Барыбер үзләренә чистартырга туры киләчәген белгәч, теләсә кая чүп-чар ташламыйлар",- ди ул.

    Яз көне салам-печән калдыкларыннан арындыруның тагын бер ысулы - яндырып юкка чыгару мөмкинлеге дә кызыктыра. Әмма бик хәтәр, рөхсәт ителмәгән чара. Шуңа да карамастан, Миңгәрдә җитештерү объектларына якын гына арадагы салам өеменә ут төрткәннәр иде. Ерактан чын ут-күз афәте булып күренә, хәтта депосыннан янгын сүндерү машинасын да алып чыкканнар. Югыйсә чүп-чар, үлән, камыл яндыру катгый тыелган. Кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга штраф - 5000, вазифаи затларга - 50000, юридик затларга 400000 сум тәшкил итә.

    Ришат Билалов,

    Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсенең район инспекторы.

    Фәнил Мәүлетов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: