Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КАР АСТЫНДА ӨЛГЕРӘ

Кайбер орлыклар махсус чыныктыру уздырмыйча, ягъни стратификация ясамыйча тишелә алмый, моның иң җайлы ысулы — орлыкларны кышын кар астына күмү.

Бу — иң табигый ысул. Табигатьтә үсемлек орлыгын коя, алар кар астында кышлый һәм язын тишелеп чыга. Кар астында температура тотрыклы, язын орлык җиңел уяна. Көздән чәчеп калдырганы да яхшы тишелеп чыга, чирләргә бирешми. 
Моның өчен капкачлы полистирол савытлар куллану уңайлы (фотода). Орлыкларны 1:3 исәбеннән дымлы ком белән кушарга. Капкачы ачылып китмәсен өчен, канцелярия резинкасы белән эләктерергә һәм контейнерларны 30 см тирәнлеккә кар астына күмәргә кирәк. Орлыклар шулай язга кадәр тора ала. Эре орлыкларны чәчәр алдыннан иләргә, вакларын комы белән чәчәргә була.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев