Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кар чанасы” операциясе

Республикада 13 гыйнвардан 6 мартка кадәр “Кар чанасы-2020” профилактик операциясе үткәрелә. Максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау.

Операция барышында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр, аучылык хезмәтләре белән берлектә рейдлар оештырачак. Рейдлар барышында кар чаналарының дәүләт теркәлү билгеләренә, машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, вакытында техник күзәтү үткәрелүенә, йөртүчесенең тиешле категория белән таныклыгы булуына игътибар итәчәкләр. Кагыйдәләр бозылган очракта Административ хокук бозулар кодексы нигезендә чара күреләчәк. Районда дәүләт теркәвендә 30га  якын кар чанасы исәпләнә. Алар ел саен техник  карау узарга тиеш.

Фото: архив saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев