Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кар чанасы” операциясе башланды

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге тарафыннан, 2020 елга эш планы нигезендә, моточараларны эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү максатларында, 7 декабрьдән 26 декабрьгә кадәрге чорда «Снегоход-2020» профилактика операциясе үткәрү планлаштырылган. Кар чанасы белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк.

Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итү­гә дә юнәлдерелгән. Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләү белән бәйле кар машиналары хуҗаларының имгәнүләрен булдырмау. «Снегоход» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник карау­лар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, моточаралар белән идарә итү өчен АІ категориясендәге та­ныклыкның булу-булмауга игътибар биреләчәк. Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри теркәлергә тиешле башка транспорт чараларының хуҗалары кебек үк, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22.1 статьясы нигезендә штраф салыну куркынычы яный: гражданнарга 1500 сумнан башлап 2 мең сумга; вазыйфаи затларга – 2 мең сумнан башлап 3500 сумга кадәр; юридик затларга – 5 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр. Техника белән аек булмаган хәлдә йөрү фактлары ачыкланганда, әлеге төрдәге барлык автотранспорт чараларын һәм үзйөрешле машиналарны йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Рөстәм Харисов, бүлек начальнигы, Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев