Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кара каргалар китмәгәч, җәй эссе килә

2016 ел метеокүзәтүләр үткәрү тарихында иң кызу елларның берсе булырга мөмкин ди Бөекбритания галимнәре. Аларның сүзләренчә, якындагы биш елда Җир шарындагы һава температурасы күтәрелүен дәвам итәчәк. Белгечләр моны әйләнә-тирәгә ташланган зарарлы матдәләр белән бәйли, моннан тыш, дөнья океанының җылынган өлешләре көнчыгышка хәрәкәт итүен дәвам итә ди алар. Галимнәр предприятиеләргә зыянлы...

2016 ел метеокүзәтүләр үткәрү тарихында иң кызу елларның берсе булырга мөмкин ди Бөекбритания галимнәре.

Аларның сүзләренчә, якындагы биш елда Җир шарындагы һава температурасы күтәрелүен дәвам итәчәк. Белгечләр моны әйләнә-тирәгә ташланган зарарлы матдәләр белән бәйли, моннан тыш, дөнья океанының җылынган өлешләре көнчыгышка хәрәкәт итүен дәвам итә ди алар. Галимнәр предприятиеләргә зыянлы газларны атмосферага ташлау коэффициентын киметергә киңәш итә. Шул юл белән генә температураны нормальләштереп булачак дигән фикердә торалар.

Юрий Переведенцев, Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире:

Һава температурасының, төшүгә караганда, күтәрелү мөмкинлеге күпкә зуррак. Архивларны өйрәнәбез, безнең бәяләр буенча, җәйге температура кышкы белән чагыштырганда үсә бара. Кышкы температура да төшүгә бармый. Минем фикеремчә дә, быел алдагы елларга караганда эссерәк булыр төсле, чөнки хәзерге статистика күрсәткәнчә, һәр утыз ел саен температура күтәрелә бара, ягъни климатның глобаль җылынуы дәвам итә. Һавага да газлар, агулы матдәләр елдан-ел күбрәк ташлана. Бөекбритания галимәренең бу ел иң эссесе булырга мөмкин диюе белән мин килешәм. Аларда бөтен Җир шары буенча мәгълүматлар банкы бар, аны гел тикшереп торалар.

Юрий Переведенцовтан без һава торышын билгеләү өчен халык сынамышларына таянырга буламы дип тә сорадык.

- Без тикшеренү үткәрдек, әмма алар иллегә илле генә дөреслеккә туры килде. Кайвакытта туры килә генә. Алдагы өч-биш көнгә генә һава торышын фаразлап була. Европалылар иң күбе ун көнгә алдан фаразлый. Шунысы да бар: климат гел үзгәреп тора. Һавага агулы газлар да ел саен күбрәк ташлана.

Сүз уңаеннан: егерме ел инде кара каргаларның күп өлеше Татарстаннан җылы якка очып китми, чөнки үзебездә дә кышлар җылы килә. Алар күбесенчә шәһәрдән ерак түгел җирдә яши, чүплекләрдәге ризыклар белән туклана.


Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев