Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кара» тәрәзәләр: штраф 500 сум гына димә...

Штраф түлисе килмәгән машина хуҗалары үз автомобильләрендәге дәүләт номерларының чисталыгын һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш. Татарстанлылар арасында машиналарының алгы тәрәзәсен каралтучы «артык кыю» затлар да әледән-әле очрап тора...

Язгы һава торышы шактый алмашынучан булуы белән игътибарга лаек. Хәзер матур итеп кояш балкыса, берничә сәгатьтән көчле яңгыр башланырга мөмкин. Шуңа күрә машина хуҗалары үз "тимер ат"ларын юарга ашыкмый: көннәрнең тулысынча җылынып, һава торышының яхшырганын көтүне өстенрәк күрә. Кызганыч, кайчакларда алар машина номерларының һәрвакыт чиста булырга тиешлеген дә онытып җибәрә. Шуңа күрә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина хуҗаларын игътибарлы булырга чакыра.

Билгеле булганча, әгәр машинаның дәүләт номерлары укылмый икән, аңа хәрәкәт итү катгый тыелган. Хәзерге вакытта әлеге юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф күләме 500 сум тәшкил итә. Кайбер очракларда машинаны махсус штраф паркингына да озатырга мөмкиннәр.

Укылмый торган дәүләт номеры дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң? ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, әгәр 20 метр ераклыктан машина номерындагы билгеләрнең берсен генә булса да танып булмый икән, димәк бу "тимер ат" хуҗасына штраф яный дигән сүз.

"Тонировка"лы машиналар проблемасына аерым тукталып китү урынлы булыр. Әлеге кагыйдәләр инде күптән гамәлгә кертелүгә карамастан, халык арасында аларга игътибар итмәүчеләр һаман да әледән-әле очрап тора. Мәсәлән, 2015 елда гына да ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина тәрәзәләрен каралту белән бәйле 6 меңнән артык административ беркетмә төзегән. 2016 елда исә әлеге кагыйдәне бозган өчен барлыгы 719 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган инде.

- Билгеле булганча, әлеге төр хокук бозу очрагы өчен штраф күләме бик кечкенә - нибары 500 сум. Шуңа күрә күпләрнең әлеге кагыйдәгә исләре дә китми. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре алдында әлеге пленканы салдыралар да, машина төзекләндерү сервисына барып аны шундук яңадан ябыштыралар, - дип аңлаталар ЮХИДИ идарәсендә.

Нәкъ менә шуңа күрә бу өлкәгә үзгәрешләр кертелгән дә инде. Әгәр дә машина хуҗасы полиция хезмәткәрләре тарафыннан «тонировка» өчен тагын бер тапкыр туктатыла икән, аны 15 көнгә төрмәгә утыртып куярга мөмкиннәр. Шуңа күрә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчеләрне сак булырга, әлеге кара тәрәзәләрдән тиз арада баш тартырга чакыра.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X