Карабодай ник очсызлана?
Озакка сузылган паузадан соң, хатын кибеттән өйгә карабодай күтәреп кайтты. 2013 елда, әле Кырым түнтәрелеше башланганчы ук, йомырка һәм карабодай сикерешен хәтерлисездер. Менә шул вакыттан башлап, без гаиләдә килосы 70-80 сумнар тирәсендә биегән карабодайга бойкот игълан иттек.
Ашарга акча булмаганнан түгел, массакүләм психозга кушылырга теләмәүдән эшләнде бу гамәл. Горбачев чоры дефициты безнең халыкны бәя күтәрелгән саен товарга ябырылырга өйрәтте. Аннан соңгы елга мең процент инфляцияле туксанынчы еллар вәзгыяте кибет киштәләрен штурмлауны шартлы рефлекс дәрәҗәсенә күтәрде. Халык акчасы җиткән кадәр азык-төлек туплап куярга өйрәнде. Акча булмаса, кредит коллыгына төшүдән дә куркып тормады. Авыл халкы кибеттән яздырып алуны гадәт итте. Монысының бер яхшы ягы бар: процент түләтмиләр. Менә шулай әҗәткә керә-керә товар җыярга өйрәндек. Сәүдәгәрләр өчен бик отышлы гадәт иде бу. Халык ябырылган саен, алар бәяне күтәрделәр. Бәяләр күтәрелгән саен, халык кибет киштәләрен штурмларга күнекте. Бөтен дөньяда кризисның төп билгесе бәяләр төшү булса, бездә исә ул һәрвакытта да товар хакларының түшәмгә сикерүе белән аваз бирә иде. Һәм менә, ниһаять, бездә дә беренче тапкыр классик кризис билгеләре күзәтелә: бәяләр индексы түбәнгә таба тәгәри башлады.
Безнең өйдәге азык-төлек шкафының киштәсенә 25 сумлык карабодай кайтып урнашты. Без әле аны пешереп тә бетермәдек, хатын кибеттән янә яңалык ияртеп кайтты: авылда яңа ачылган кибеттә бу азыкның бәясе 21 сумга кадәр түбәнәйгән икән. Капчыгы мең сигез йөз сумга төшкәч алып куйган шикәр комы өстәл астында моңаеп утыра, дөрес булса, аны хәзер мең өч йөз илле сумга да алып була, диләр. Килосы 215 сумга кадәр күтәрелгән лимон бәясе башта 135 сумга кадәр шиңде. Әле кичә генә карадым: бу җимешне хәзер 115 сумга да алырга мөмкин икән. Чикләвекләр күзгә күренеп очсызланган. Кризис алдыннан алар безнең көндәлек рационда иде. Сатылмый торып, сыйфатларын югалтып бетермәгән булсалар, менюга аларны яңадан кертәсе булыр, ахрысы.
Кулланучы өчен бәяләр төшү – җанга сары май булып ята торган күренеш, әлбәттә. Ләкин икътисад өчен, бигрәк тә товар җитештерүчеләр өчен бу – бик зур минус. Чөнки бәяләр барлык товарларга да пропорциональ төшми. Менә карагыз: сөтнең сатып алу бәяләре түбәнәйгәндә, ягулык бәяләре хөкүмәт тырышлыгы белән күзгә күренеп үсә. Әле түбән бәядән дә җитештергәнеңне урнаштырып бетерү – мөшкел эш. Арадашчылар һәм алыпсатарлар сайланалар, тегенди-мондый таләпләр куеп, җитештергәнеңне кире кайтаралар. Чит илдән кертеп тутырылган продукция белән көндәшлек итү кыенлаша. Җитмәсә ил хөкүмәте, салымнарны һәм акцизларны күтәреп, икътисадның эченә тибә, нечкә җиреннән тарткалый. Реаль хезмәт хаклары кимү сәбәпле, халыкның сатып алу сәләте кими. Хәзер инде кешеләр, банк процентларын каплау өчен, микрофинанс оешмаларыннан алты йөз процентлы кредитлар ала. Базарга керәсең, кеше юклыгы күзгә ташлана.
Сатучылар моңаялар. Бары тик салым ташламаларыннан иркен файдаланган олигархлар гына әлегә кадәр үзләрен көр күңелле тота иде. Тик Америкада яңа санкцияләр исемлеге игълан итү көне якынлашкан саен, аларны да курку һәм эч пошу баса. Халык кесәсеннән талап һәм урлап җыйган миллиардлар чит ил банкларында бикләнеп калу алдында тора. Дөрес, ил хөкүмәте мафиоз капитал ияләрен ил эчендә төрле өстенлекләр вәгъдә итеп юатырга тырыша.
Безнең җилкәгә яңа салымнар өю хисабына, аларның байлыгын сакларга ниятли. Әмма гаиләләре чит илдә яшәгән, үзләре дә монда кунакка кайткан кебек кенә йөргән бай “патриотлар” бик сөенә алмыйлар шул. Россия моңа кадәр менә дигән савым сыеры иде. Күпме телисең, шуның кадәр сыгасың, шуңа өстәп әле күкрәгеңә орден-медальләр дә тагалар. Дәүләт тагарагыннан сиңа мул итеп заказлар ява: өч тиенлек товарыңны өч мең сумга сатып алалар, сыйфаты бер тиенгә ярамаса да, моңа күз йомалар. Шундый иркен көннәр бетәр микәнни? Халыкның йолкынган каз хәлендә калуы сәүдә капиталының балда-майда йөзүенә чик куя башлады бит инде әнә. Югары сортлы он беткәч, яңа онга заказ биреп шалтыратабыз. Теге очтагы мобиль телефоннан аһ-зар ишетелә: халыкның акчасы юк, сатып булмый башлады, диләр. Онның бәясе дә печтек кенә арзанайган икән.
Газета хәбәрчесе Татарстан районнарындагы бәяләр индексын карап утырды. Төрле район базарларында бәяләр төрлечә. Карабодай диапазоны 21 сумнан 60 сумга кадәр. Әмма, гомумән алганда, үткән ел ахырында һәм бу ел башында бәяләр күп кенә позицияләрдә түбәнгә таба китә башлаган. 10 гыйнвар мониторингында кара чәйгә бәя индексы, мәсәлән, республика буенча – 97,5 процент, арыш икмәгенең индексы – 99,3 процент, карабодай күрсәткече – 99,6 процент. Дөрес, бәясе күтәрелгән азык-төлек тә җитәрлек. Ләкин 27 декабрь таблицасында да, хәтта аннан алдагы атналарда да, Яңа ел алды кызуы булуга карамастан, бәяләр түшәмен түбәнәйткән байтак азык-төлек табарга мөмкин.
Россия төбәкләрендә торак бәяләре төшү турында хәбәрләр еш ишетелә. Мондый шартларда ипотека кредиты, куллану кредиты алу кебек мәшәкатьләрне читкә куеп, бәяләрнең тагын да төшүен көтеп утыруың хәерле булыр иде, әлбәттә. Әмма безнең халык моңа ияләнмәгән шул, чөнки беләбез: ил хөкүмәтенә ниндидер финанс провокациясе оештырып, бәяләрне тагын күккә чөю берни тормый. Ә болай әлегә долларны 60-70 сумга алучылар йөрәген корт кимерә: чит ил валюталары очсызланды, товарны яңадан чит илдән ташу отышлы була башлады. Сөт җитештерүгә инвестиция ясаучылар зарлана әнә: “Читтән бер елга җитәрлек коры сөт кертеп тутырганнар, безнең сөтне алырга теләмиләр”, – диләр. Тик Кремльдә никадәр генә тырышмасыннар, ил икътисадын җимереп үк бетерә алмыйлар әлегә. Бизнес тартыша, эшмәкәрләр җан тире белән ил тәгәрмәчен алга таба сөйри. Рейдер һөҗүмнәре, салымнарны күтәрү, эш кешеләрен эзәрлекләү сәясәте дәвам иткәндә, көч кайчанга кадәр җитәр, анысы билгесез. Чиновниклар башбаштаклыгына җитештергән товарның бәясе дә төшү килеп кушылгач, ега алырлар, бәлки, илне? Мондый шартларда безгә Россия җимерекләре астыннан исән-сау чыгу дигән стратегик максатны да куярга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев