Саба таңнары

«Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...»

Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый.

Илмире кечкенәдән алма яратты аның. Әле теле дә юньләп ачылып бетмәгән сабые белән кибет яныннан үтә башласалар, «Әннә, амма, әннә, амма!»дип тәтелдәвен белде. Алмыймы соң инде, әлбәттә, ала Илзирә. Бәгырь җимеше башка балалар кебек кәнфит, шоколад сорамый ич! Баласының җиләк-җимешне үз итүенә ана кеше сөенде генә. Ә җәен, бакчаларындагы алмагачта нәни алмалар күренә башлауга, сабый кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенә, шул каты, әче алмаларны өзеп,чыраен да сытмый, шытыр-шытыр тәмләп ашап куя иде.

Ул елны да алмагач язын шау чәчәк атты. Чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыючы кортларны көзгә мәктәпкә барырга җыенучы Илмир исе китеп күзәткән иде. «Әнием, кортлар безнең алмагачның согын эчеп бетермәсләрме икән?» – дип, Илзирәне йөдәтеп бетерде. Ә Илзирә улына кортларның бары тик файда гына китерүен, алмагачта алмалар күп булып үссен өчен аларның шулай тырышуларын тәмләп кенә аңлатып бирде.

Ял көне гадәттәгечә башланды. Иренең эш сменасы ял көненә туры килү сәбәпле, Илзирә аның ашарына хәстәрләп озатты да, тәмле итеп йоклап ятучы улының бит очларыннан сак кына үбеп алды һәм бераз керләр юып алырга ниятләп, мунчага юл алды.

Ул арада Илмир дә уянып килеп җитте. Керләрен чайкап элде дә Илзирә, улы белән утырып чәйләп алды. Аннары бакчага чыгып, чүп утарга уйлады. Быел яңгырлар еш яву сәбәпле, чүпләре дә, яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, баш төртергә генә тора бит аның. Илмир дә аңа иярде. Әнисенә булышып, аны куандырырга теләде ул.

Илзирә улына түтәл араларын утарга кушты.Үзе исә койма кырында кеше буе булып җитешкән кычытканнарны йолкырга кереште.Эш белән шулкадәр мавыгып кителгән ки, ниндидер сәер гырылдау ишетеп, Илзирә бераз исенә килә алмый торды. Аннары, корт чаккандай, әлеге аваз килгән якка борылды. Вак яшел алмалар белән сыгылып торган алмагачның юан кәүсәсе буйлап Илмирнең шуып төшкәнен күреп, башта катып калды. Аннары ук кебек сабые янына атылды. Битләре зәңгәрсу төскә кергән, авызыннан күбек килгән баланың аяклары тартыша башлаган иде инде... «Улыыыым-м!» – дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Илзирә.

Илмирнең битләрен чәбәкләргә тотынды. Мескен ананың үзе дә аңламый ясаган кискен хәрәкәте баланың сулыш юлын бөтенләй каплап куйды. Илзирә калтыранган куллары белән ашыгыч ярдәмнең номерын җыйды. Адресны әйткәндә буталып, тотлыгып бетте.Табиблар килеп җиткәндә, Илмиргә ярдәм итүнең кирәге калмаган иде шул инде.

Бар дөньяның асты өскә килде. Илзирә иренең атылып кайтып керүен дә, улының гәүдәсен ярдырырга алып китүләрен дә, аны җирләгәннәрен дә аңлашыр дәрәҗәдә түгел иде. Үз хәле хәл иде шул мескен ананың. Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...

Шул көннән алып Илзирәнең гүя кояшы сүнде. Улы вафат булган алмагач төбендә ауный-ауный, җирне тырный-тырный елады ул. Иренә баштарак алмагачны кисеп аударырга кушса да, ниндидер көч аларны тыеп калды. Алмагачның кәүсәләренә улларының куллары җылысы сеңеп калгандыр кебек тоелды. Аннан соң Илзирәнең төшенә керде Илмире. Үзе матур итеп елмая, ә кулларындагы кып-кызыл алмаларын әнисенә суза. «Бәгырь җимешем оҗмахтадыр, анда да үзенең яраткан алмаларын ашыйдыр!» – дип юрады ана төшен. Юк, кистермәячәк, улының төсе итеп тотачак ул алмагачны.

Улының вафатына инде ике ел узды. Уйларына бирелә-бирелә, Илзирә алмагачка су сипте. Чиләктәге суга күзләреннән тозлы яшьләре тамды. Шулчак карынында ниндидер хәрәкәт сизде. Илзирәнең сабырлыгына җавап булып, яңа җанның яралган мәле иде бу!

Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА, Азнакай.
Фото: brainjet.com

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 декабря 2017 в 08:19
    Илсөя Бәдретдинова: «Эх, әни булсын иде дә, тәмле әйбер пешереп ашатсын иде» Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан чираттагы тормышчан пост! Бу юлы җырчы әнисен телгә ала.
    12
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 08:14
    Дилия Әхмәтшина: “Үзгәреш җиле киләчәккә өмет белән исте” “Ямьле” төркеме җырчысы Дилия Әхмәтшина “Үзгәреш җиле”ндә катнашты да, шундук Гарәп Әмирлекләренә китеп барды. Ни сәбәпле шулай ашыгыч рәвештә чит илгә китүе турында Дилия Интертатка сөйләде.
    14
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 08:10
    ”Бара алмыйм, әни, әтидән куркам” [булган хәл] Ялгыз чагында һәркем үз тиңен табып, бәхетле тормыш итү турында хыяллана, акыллы, тугры яр эзли. Һәркем үзен яхшы, тәртипле кешегә саный. “Кыз чагында бары да әйбәт, кайдан килә начар хатын?” дигәндәй, начар ирләр яки начар хатыннар кайдан килә соң? Әлеге мәңгелек сорауга төгәл генә берәү дә җавап бирә алмыйдыр. Иң куркынычы – кайберәүләр үзләренең кайчан һәм ни рәвешле ялгышканнарын танырга теләмиләр. Һәркемнең бәхет ачкычы үз кулында, язмышны һәркем үзе билгели бит. Ике генә мисал китерәм. Яхшыдан начарга әйләнгән ир һәм бер хатын (исемнәрен үзгәрттем) турында укып карагыз әле. Гыйбрәт өчен.
    15
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 08:05
    Яман шеш авыруы белән көрәшүче Гүзәл Әхмәтшина: «Бездә халыкның бик ярдәмчел икәнлегенә ышандык» Яман шеш авыруына каршы көрәшүче Гүзәл Әхмәтшинага ярдәм итү өчен 7 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килүчеләр чын могҗизаның шаһиты булды. Биредә үткән «Без бергә!» хәйрия концерты вакытында тупланган 178 мең сум белән операция өчен кирәкле 2 млн 300 мең сум җыелып бетте! Акча җыюны рәсми рәвештә яптылар һәм Гүзәл концерттан соң ук Мәскәүгә билетлар сатып алды һәм аңа операция булды.
    15
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 08:03
    Әлмәт районында йөкле ханым авария ясаган Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург юлының 266 нчы чакрымында, Әлмәт районында була.
    8
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 07:52
    Салават: «Сәхнә – «Пирамида»ныкы, ә тамашачы – минеке» Узган шимбәдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залга иң зәвыклы тамашачыларны җыйды. Әйтергә кирәк, сәхнә бизәлешендә дә, алып баручыларның киемнәрендә дә миллилек өстенлек итте.
    25
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 07:50
    «Юл газабы – гүр газабы» булудан туктармы? Юл газабы – гүр газабы, дигән әйтем акрынлап архаик төшенчәгә, ягъни үткән заманнар мәгънәсенә әверелә бара.
    35
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:56
    Вручение паспортов 12 декабря 2017 года штаб Сабинского местного ТРО ВОО «МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ ЕДИНОЙ РОССИИ» совместно с Исполнительным комитетом Сабинского местного отделения ТРО ВПП «ЕДИНАЯ РОССИЯ», Территориальным пунктом УФМС России по Республике Татарстан в Сабинском районе, Отделом ЗАГС Сабинского муниципального района в честь Дня Конституции Российской Федерации провели вручение паспортов гражданам, достигшие 14 летнего возраста.
    97
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:46
    Впервые за последние 7 лет в Татарстане пополнился парк коммунальной техники Президент Татарстана Рустам Минниханов провел сегодня в Казани торжественное мероприятие по случаю передачи районам республики новой коммунальной техники, передает ИА «Татар-информ».
    61
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:37
    70 яшьлек Гөлсем Нурхәмитова: “Кышкы йөзүнең файдасын күрәм” Салкын тисә ул күпчелек карт-коры кебек даруханәгә йөгерми, ә шәһәр күленә килә. 70 яшьтә көлтәсе белән дару төймәләре йотуны, аяк сызлауларны, күңел төшенкелегенә бирелүне Гөлсем Нурхәмитова белми дә. Чөнки ул инде 35 ел салкын суда коенып, Әлмәтнең иң атаклы “морж”ы санала.
    83
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:33
    Җырчы Марсилиягә әнисен бер дә күрергә язмаган (ФОТО) Телеэкраннардан җырчы Марсилиянең “Мода” исемле җырына төшерелгән клибын бик еш әйләндерәләр. Сүзләрен Гөлфия Фәйзрахманова, көен Лилия Тарханова иҗат иткән булган. Клипта төп рольдә бик зәвык белән киенгән “блондинка”ны күрергә мөмкин. Ул Марсилия үзе була инде. Җырчы бу көннәрдә яңа клип төшергән. Чәч төсен дә бераз үзгәрткән. Тиздән тамашачы чираттагы клипны күрә алачак
    144
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:28
    Илсур Мортаза: «Тамашачыга аз фикер һәм күп кызык кирәк» 2-3 декабрь көннәрендә «Яңа Гасыр» телеканалы телевизор караучылар өчен Яңа ел төнендә күрсәтелә торган бәйрәм тамашасын яздырды. Берничә ел дәвамында тамашага сценарийны юморист һәм шоумен Илсур Мортаза яза. Яңа ел тамашасында ул, автор булып кына калмыйча, телевизор караучыларга үз көлкесен дә бүләк итте.
    58
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:24
    Хөрмә кексы Хөрмә кексы рецепты
    37
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:07
    Азат Адиевның 19 елга хөкем ителүе
  • 11 декабря 2017 в 13:09
    Татар егетләре базар уртасында "Күбәләк"не өздерә!
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58
  • 11 декабря 2017 в 16:18
    Мамадышта фаҗига: 6 айлык баласын үтергән ана үз-үзенә кул салган 8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
    481
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 11:42
    Россиядә беренче һәм икенче балага түләнгән айлык акчаның күләме билгеле булды Белгород өлкәсендә аның күләме – иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак, диде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.
    454
    0
    1
  • 12 декабря 2017 в 14:52
    Юбилеең белән мәктәбебез! Кеше бу тормышта кем генә булмасын, гади эшчеме ул, әллә зур уңышларга ирешкән профессормы, зур дәрәҗәле министрмы, әллә президентмы, ул үзенең бу ирешкәннәре өчен иң беренче чиратта, белем серләренә төшендергән укытучысына бурычлы. Укытучы җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Ул – кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче . Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен , юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше дә ул укытучы...
    391
    0
    3
  • 11 декабря 2017 в 15:45
    Азат Фазлыевның баюы җиткән!.. Машинада барганда, ни сәбәпледер Азат Фазлывның борыны каный башлаган.
    358
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 10:48
    Исламия Мәхмүтова оныгын армиягә озатканда нигә еламаган? Бүген Исламия Мәхмүтова үзенең иң олы оныгы Ришатны хәрби хезмәткә озатты. Дөрес, булачак солдат әле Казанда, ә 13 декабрь көнне аларны Ульян өлкәсенә алып китәчәкләр.
    277
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 13:53
    2018 елның иң куркынычсыз автомобиль модельләре билгеле Иң югары бәягә BMW 5-Series, Genesis G80, Toyota Camry лаек булган.
    251
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 16:35
    Тормыш авырлыкларын җиңгән 5 ҮРНӘК КЕШЕ Күбебез тормыш авырлыкларында, килеп чыккан уңышсызлыкларда үзебезне түгел, ә башка факторларны гаепләргә ашыгабыз.
    250
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 11:15
    “Мин киттем – хатыным, балаларым кадерлерәк” Без гаиләдә ике кыз үстек. Кечкенә чагыбызда әтиебез фаҗигале төстә үлеп китте һәм безне үстерү әнинең үзенә генә калды. Рәхмәт аңа: кешедән ким-хур итмәде, барлык көчен куеп, икебезне дә укытты, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте. Кызганыч, әниебез дә мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын!
    248
    0
    0