Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кая гына барсак та, “Җырлыйк әле”ләр дип каршылыйлар”

“Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручылар – Алинә һәм Азат Кәримовлар тиз арада тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Җырчы гаилә концертлар белән дә йөри, туйлар, юбилейлар да алып бара әле. 27 яшьлек Азат – Мөслим районы Олы Чакмак авылы егете, 25 яшьлек Алинә исә Түбән Кама шәһәрендә туган.

– “Җырлыйк әле” программасына ничек килдегез?

Азат:
– Безне кастингка Нәҗип абый чакырды. Эшли башлавыбызга 2 ел була инде. Эшебезне яратып башкарабыз. Айдар абый Фәйзрахманов элек: “Мин бу тапшыруга килгәч, үземне үзем танымыйм”, дия иде. Чыннан да шулай, мин дә үземне танымыйм, энергетикасы бик көчле.

Алинә:
– Халык җырларын өйрәнәбез, яңа дуслар табабыз. “Кайчан барабыз инде”, дип ашкынып торам.

–“Җырлыйк әле”гә килгәч, тамашачыларыгыз арттымы?

Азат:
– Әлбәттә! Кая гына барсак та, “Җырлыйк әле”ләр дип каршылыйлар. Заправкада да таныйлар, хәтта. Концертыбызда да, тапшырудагы кебек, тамашачы безнең белән бергә җырларга кирәк дип җырлап утыра.


Әңгәмәне тулысынча 14 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 49 нчы саныннан укый аласыз.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев