Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайбер районнарның тракторлары язгы чәчүгә әзер түгел

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың язгы чәчүгә әзерлеге турында мәгълүмат бирде. Быел чәчүгә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, зур йөкләнешле тракторларга тагылган 607 чәчү комплексы чыгачак.

Районнарның хисабына караганда, бүгенге көндә тракторларның әзерлеге - 92 процент, чәчкеч һәм культиваторларның - 98 процент, чәчү комплексларының 88 процентны тәшкил итә. Әлегә Арча, Буа, Кукмара, Теләче, Апас, Югары Ослан районнарында тракторларны ремонтлау эшләре тәмамланмаган. Чәчү эшләренең 70 процентын үз өстендә күтәргән чәчү комплекслары Кукмара, Арча, Яңа Чишмә, Алексеевск, Мөслим, Спас, Яшел Үзән, Питрәч районнарында һаман да әзер түгел.
Ел саен Татарстанда язгы чәчүдә файдаланылган техниканы ремонтлауга 1,5 миллиард сум акча китә. Бүгенгә 1,2 миллиард сумлык запас частьләр алынган инде, бу - 80 процент дигән сүз.
Шунысын да әйтергә кирәк: быел Татарстанда югары табышлы культуралар - кукуруз, көнбагыш, рапс мәйданнарын арттырырга җыеналар.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев