Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда телисең, шунда яшә. Фермерның йортны үз җирендә төзисе килә

Бер карасаң, чыннан да гаҗәп бит. Закон тарафыннан тәгаенләнгән йөзләрчә гектар җир кишәрлегеңдә үзең һәм гаиләң яши алырлык шәхси йорт, терлек торагы һәм башка ярдәмче корылмалар төзи алма, имеш. Җирнең чын хуҗасы шундый буламы инде? Дәүләт Думасында бу мәсьәләдә үзгәреш тәкъдим итәләр.

Аеруча, үз җиреннән читтә яшәү сәбәп сәбәпле, көн саен күп чакрымнар үтеп, эш урынына барып йөрергә мәҗбүр булганнарга кыенга туры килә. Мең төрле мәшәкать һәм йөзләрчә мең сум чыгымнарга барып, гаилә фермасы төзегәннәрнең дә күбесе эш урыны белән янәшәдә яшәү мөмкинлегеннән баш тартмас, мөгаен. Мал-туар тәүлек дәвамында игътибар сорый бит.

 

Вакытында ашатып-эчертергә, астын чистартырга да кирәк. Терлекнең авырып киткән, сыерның бозаулаган чагы, тагын әллә нинди эш-мәшәкатьләр һәр фермерны эш урынына бәйләп куя. Күз-колак булмасаң, бәла-каза чыгарга да мөмкин.

 

Фермерларга үз кишәрлегендә йорт-җир, каралты-кура һәм ярдәмче биналар төзергә рөхсәт бирү турында тәкъдим-фикерләрне элек тә еш ишетергә туры килде. Элегрәк кабул ителгән  “Шәхси ярдәмчел хуҗалык турында“гы федераль законга үзгәрешләр кертү күптәннән кирәк иде.

 

Ниһаять, сәгате сукты! Россия Дәүләт Думасына фермерларга үз җирләрендә шәхси йорт төзергә мөмкинлек бирүче закон проекты кертелде. Проектның авторы, Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин әйтүенчә,  документ инде май аенда ук беренче укылышта каралачак. Закон кабул ителгән очракта, фермерлар үз җир кишәрлегендә үзе һәм гаиләсе яшәр өчен өч каттан да биек булмаган һәм 600 квадрат метрга кадәр мәйданлы торак йорт төзи алачак.
 

– Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә яшәүче фермерлар мондый мөмкинлектән күптән файдалана, – ди Татарстан Республикасы фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров. Үз җирендә тулы хокуклы хуҗа булуның фермерлар династиясе барлыкка килүгә дә уңай йогынтысы бар. Җитештерү күләмен арттырырга да мөмкинлек бирә.
Әйтик, Америка Кушма Штатларында 2 миллионнан артык фермер бар. Күбесе, аерым хуҗалык булып, ранчоларда яши.

 
Дөрес, соңгы елларда анда да фермерлар саны кими башлаган. Әмма бүген дә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирнең 58 проценты – фермерлар карамагында.
 

Җир күләме буенча да аерма зур. Америкада фермерлар карамагындагы җир кишәрлегенең күләме уртача 178 гектар тәшкил итсә, Россиядә кайбер  фермерларның меңләгән гектар җире бар. Эш нәтиҗәсе генә безнең файдага түгел. Америкада фермерларның 43 проценты җирдән зур табыш алып эшләсә, Россия фермерларының күпчелеге көч-хәл белән генә очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр, ди Камияр Байтимеров.

Фото: tatar-inform

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X