Саба таңнары

Кайсы гадәт Булат Бәйрәмовның ачуын чыгара?

Согуд Гарәбстанында мәчеләр янында селфи ясарга рөхсәт ителми. Бу турыда аерым фәрман чыгарганнар. Җирле имам, бу - Көнбатыш гадәте, аларның яшәеше безгә ят, дип аңлаткан. Руханилар тарафыннан исемлек киңәйтелгән. Анда эт, бүре, фил, тутый кош белән тавык та кергән. Моннан тыш "Покемон" мультфильмына нигезләнеп ясалган өстәл уеннарына да - "кызыл...

Бусын да, исламга каршы, халыкны аздыру ысулы дигән нәтиҗә чыгарганнар. Ә сезгә Чит ил гадәтләренең кайсы әлеге күңелегезгә хуш килми? Кайсын үзгәртер идегез?

Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, баянчы:

- Мин - төрле җирдә булган, төрлесен күргән кеше. Үз карашым бар, ничек уңайлы, шулай яшәргә кү­неккәнмен. Шуңа миңа кемдер тәэсир итә дип уйламыйм. Урыслар белән бер мохиттә яшибез, әмма алар белән катышмыйбыз. Алар, үлем-китем булган вакытта, кешене үзләренчә озата, бездә эчеп утыру га­дәте юк, Аллага шөкер. Чит ил мәдәниятенә күчмәскә, аны яшәешкә кертмәскә татар­ның башы җитә дип саныйм. Белмим, без гаиләдә татарча яшәргә тырышабыз. Гадәтләр бездән соң да югалмасын дип телим. Әм­ма бер әйбер күңелне кыра. Азанны һәр­бер илдә үз мә­каме белән әй­тә­ләр,татарда да ул үзгә. Ме­нә шул югалып бара.

Сәлимә ЙОСЫПОВА, хисапчы:

- Әти-әни - Урта Азиядә туып үскән кешеләр. Бездә табын кору, чәй эчү, кунак каршылау - зур бер тантана. Аның үз кагыйдәләре бар. Татар да моны саклый, әмма кайбер очракта инде яшәеш­кә башка гадәтләр дә керә баш­лады. Мәсәлән, элек әби­ләребез чәйне кеч­кенә ка­сәләрдән эчә иде. Хәзер бу - бик сирәк кү­ренеш. Хуҗаби­кә­ләрнең аш бүлмәсендә тоткалы чынаяклар белән кружкалар гына. Чәйне бер тутырып ясыйлар да бетте-китте. Ә кечкенә касәләрдән эчү шундый күңелле! Хуҗ­абикә кунакның касәсе бушаганмы, юкмы, чәе суынып китмәдеме икән дип карап тора. Бу - үзенә күрә игътибар, ихтирам билгесе. Ә бүген ашык-пошык, юлда барганда ашау гадәте керде. Фуршет дигән булып, басып ашауны да күңел кабул итми. Бу безнең ислам әдәбенә дә туры килми. Үз өемдә ка­сәләр бар, мин шуңа салып чәй эчәм.

Булат БӘЙРӘМОВ, "Татар радиосы" ди-джее:

- Чит илнең тәэсире зур инде ул! Ике дистә ел эчендә бездә гомумән бил­геләнмә­гән бәйрәмнәр барлыкка кил­де. 14 февральдә Гашыйк­лар көне уздыралар, ул көнне котламаган, бер-бер­сенә бүләк бирмә­гән кеше­ләр сирәктер. Яисә мәктәп­ләрдә Хеллуин уза. Минемчә, коточкыч чара. Әллә нинди убырлар, шайтаннар, җен-пәриләр... Куркыныч бит! Балаларның психикасына на­чар йогынты ясый дип уйлыйм. Аннары киенү гадәте дә чит илдән. Кызлар артыгын кыланып җибәрә - күл­мәкләр ачык, итәкләр кыс­ка. Йә, урамда шәрә йөри­ләрме инде?! Бер дә матур түгел. Татар­ның саф булып никахлашу гадәте башкаларга да үрнәк була ала.

Гөлназ ГАЛӘВИЕВА, психолог:

- Балаларга чит ил мәдәния­тенең тәэсире зур. Караган кинофильм, мульт­фильмнар каһарманнарына охшарга тырышалар, алар кебек сөйләшәләр, киенә­ләр. Ярый ла алар әхлаклы булса! Әмма күпчелектә телевидение аша тискәре образлардан культ ясыйлар. Балаларны татар мохитендә яшәтәсе килә, әмма моңа ирешү авыр. Файдага булганын татар үзендә арттырса, мин куанам гына. Селфига килгәндә, мин аны кирәксез шөгыль дип саныйм. Үз-үзеңә соклану, ярату хисе чама белән булсын иде ул.

http://matbugat.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: