Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстанда эшләнгән хәләл казылыкта кош каурыйлары табылган [видео]

Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә яшәүче бер гаилә кибеттән сатып алынган хәләл казылыкта кош каурыйларына юлыгуы турында социаль челтәрдә хәбәр иткән. Әлеге хәл буенча Казахстанның Кулланучылар хокукларын яклау комитеты тикшерү үткәргән һәм казылык әзерләү технологиясенең тупас бозылу очракларын ачыклаган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казылыкта каурыйлар очрау...

Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә яшәүче бер гаилә кибеттән сатып алынган хәләл казылыкта кош каурыйларына юлыгуы турында социаль челтәрдә хәбәр иткән. Әлеге хәл буенча Казахстанның Кулланучылар хокукларын яклау комитеты тикшерү үткәргән һәм казылык әзерләү технологиясенең тупас бозылу очракларын ачыклаган.

Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казылыкта каурыйлар очрау уңаеннан Астана шәһәре буенча Кулланучылар хокукларын яклау департаменты белгечләре "Prod Company "Pyarn" "Ит вакыты" - " Мясные времена" казылык җитештерү җәмгыятендә планнан тыш тикшерү үткәргән.

"Тикшерү барышында җитештерү технологиясенең тупас бозылуы ачыкланды. Чимал әзерләү цехының булмавы һәм технологик процессның дөрес алып барылмавы нәтиҗәсендә казылыкка фарш ясаганда чистартылмаган һәм юылмаган чимал, шул исәптән кош каурыйлары кебек чит матдәләр кергән", - дип мәгълүмат бирә ведомство.

Кулланучылар хокукларын яклау комитеты кулланучыга сыйфатсыз ризыкны ачыклауда ярдәм иткәне өчен һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәтен белдергән.

http://matbugat.ru/news/?id=17585

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев