Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстанлылар Бәйсезлек көнен бәйрәм итә

Бәйсезлек көне Казахстанның иң зур бәйрәме булып санала һәм 16-17 декабрь илдә ял көннәре дип игълан ителгән.

Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итүче һәм 250 мең татар яшәгән Казахстан бу якшәмбедә иң зур бәйрәмен билгеләп үтә. 1991 елда союздаш Казахстан Республикасы үзенең дәүләт бәйсезлеген игълан итте. Бу хакта "Казинформ" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйсезлек көне Казахстанның иң зур бәйрәме булып санала һәм 16-17 декабрь илдә ял көннәре дип игълан ителгән.

  • 1991 елның 1 декабрендә Нурсолтан Назарбаев бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә Казахстанның Беренче Президенты итеп сайлана. Шул ук елның 10 декабрендә Казахстан ССРның рәсми исеме үзгәреп, ул Казахстан Республикасы дип атала башлый.
  • Шул ук елның 16 декабрендә Казахстан Югары Советының VII сессиясендә илнең бәйсезлеге турында Конституция кануны кабул ителеп, аны Президент Нурсолтан Назарбаев имзалый.
  • Татарстан Республикасы белән Казахстан һәм аның төбәкләре арасында күпьяклы хезмәттәшлек активлаша бара. Ике арадагы еллык товар әйләнеше 700 миллион доллардан артып китә.
  • 1997 елда ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән Казахстанда Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге ачыла. 2013 елның 5 июлендә Казанда Казахстан Республикасының Генераль Консуллыгы эшли башлый.

 

Фото: архив tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев