Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан аэропорты Туполев исемен йөртергә тиеш - Казан технология университеты музее мөдире

Валентина Коняхина фикеренчә, юбилейлар елы булганга, быел аэропортка бөек авиаконструктор исемен бирү аеруча зур вакыйга булыр иде.

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты  (КАИ) музее мөдире Валентина Коняхина белдергәнчә, «Казан» халыкара аэропортына авиаконструктор Андрей Туполев исемен бирергә кирәк. Ул «Татар-информ»га шул хакта хәбәр итте.

«Туполев хөрмәтенә аэропортка аның исемен бирү бүген бигрәк тә мөһим. Туполев - авиация сәнәгатен торгызган кеше. Дөньядагы иң яхшы очкычларны Туполев ясады», - диде университет хезмәткәре.

Музей мөдире авиаконструкторның эшчәнлеге Татарстан башкаласы белән бәйле булуын искәртте. Казан авиация заводы аның конструкторлык бюросында проектланган машиналар җитештергән һәм бу эшне хәзер дә дәвам итә.

«Һәйкәл бар, әмма Мәскәүдәге бер аэропортка да Туполев хөрмәтенә аның исеме бирелмәгән. Югыйсә ул күпме еллар Мәскәүдә эшләде. Минемчә, Казанда аэропортка аның исемен кушу мөһимрәктер дә. Аның бөтен очкычлары да биредә ясалган», – дип өстәде Валентина Коняхина.

  • Быел Үзәк аэрогидродинамика институты оешуга – 100, Туполевның тууына – 130, Ту-144 (Туполевның улы ясаган конструкция буенча төзелгән) беренче тапкыр күккә күтәрелгәнгә – 50 һәм КАИ Туполев исемен йөрткәнгә 45 ел тула.

«Киләчәктә тагын мондый уңайлы вакыт булмастыр. Нәкъ менә хәзер Андрей Николаевич Туполев исемен безнең аэропортка кушарга кирәк», – диде Валентина Коняхина.
 

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев