Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан аэропортыннан Антальяга яңа рейс ачылды

Туристик маршрутта заманча Россия лайнерлары очачак.

24 мартта Red Wings авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Антальяның Урта диңгез курортына беренче халыкара рейс башкарды.

Моңа кадәр очышлар чартер программалары буенча гына туроператорлар белән берлектә гамәлгә ашырылды. Туристик юнәлештә 100 кеше сыйдырышлы Sukhoi Superjet 100 заманча Россия лайнерлары хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда Казан мэриясе яза.

«Казан — Анталья — Казан маршруты Татарстан Республикасында һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды. Шул уңайдан март аенда авиапассажир ташучы тагын өч рейс башкарачак. Шулай ук апрель һәм киләсе җәйге сезонга расписание төзелә», дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев