Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан активистлары Татарстан флагы көнен билгеләп узды

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан флагы көне уңаеннан чаралар уздырган.

29 ноябрьдә татар яшьләре башта Татарстан байрагы авторы Тавил Хаҗиәхмәтовның Иске татар зиратындагы каберенә зиярәт иткән. Алар анда дога укыган һәм каберне тәртипкә китергән.

Тавил Хаҗиәхмәтов кабере янында
Тавил Хаҗиәхмәтов кабере янында

Соңрак Бауман урамында Татарстан әләмнәре һәм флаг төсендәге тасмалар таратканннар. Якынча ун мең әләм һәм тасма таратылган.

"Чараның төп максаты - шәһәр халкына мөһим тарихи көн турында искә төшерү һәм Татарстан флагын популярлаштыру. Бу флаг - республика флагы гына түгел, ә бөтен татарларның байрагы икәнен истә тотарга кирәк. Мондый чараларны дәүләт һәм хакимият дәрәҗәсендә уздыру зарур, ләкин, кызганычка, бу бәйрәм онытылган", дип саный "Азатлык" әгъзасы Фәнил Гыйләҗев.

29 ноябрьдә республиканың Дәүләт флагы көне билгеләнә. 1991 елда бу көнне флаг Татарстанның Югары Шурасы карары белән расланган һәм Русиянең геральдика реестрына кертелгән иде. Бәйрәм уңаеннан чәршәмбе Татарстанда зурлап чаралар уздырылмады.

Дәүләт Шурасы сессиясендә Татарстанның дәүләт символы булган байрак көнендә республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйәтү ихтыярига калуы турында карар өлгесе кабул ителде.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев