Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан Арена” стадионында “Спорт музее” ачылачак

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры стадионда көньяк трибунада Татарстан спорты казанышлары күргәзмәсен ачарга тәкъдим итте.

Татарстан спортчыларының казанышларын урнаштыру өчен, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров “Казан Арена” стадионының көньяк трибуналарын тәкъдим итте.

“Чемпионат мирасын куллану максатыннан “Казан Арена” базасында “Спорт музее” булдыру вариантын сезнең карашка тәкъдим итәм. Көньяк трибуна мәйданында аның өчен урын бар. Музейда инде кысан: экспонатлар күп. Ә биредә туристларның зур төркеме була алыр иде”, - дип белдерде ул.

Тәкъдим бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышында яңгырады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Төп тема – футбол мундиале мирасын нәтиҗәле файдалану.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев