Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан егете Бангладештан килгән журналистка югалган видеокамера штативын табып бирде

Журналист Насимул Хасан үзенең видеокамера штативын таксида онытып калдырган.

Казан егете Дмитрий Бондаренко Бангладештан килгән журналистка югалган видеокамера штативын табып кире кайтарды. Бүген IT-паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә журналист Насимул Хасан рәхмәт әйтте.

"Казанга беренче тапкыр килүем. Шәһәр хакында төрле фикерләр ишетергә туры килде, ләкин бөтен начар күзаллауларым юкка чыкты. Хәзер китәсе дә килми, киләчәктә дусларым белән тагын килергә уйлыйм. Монда спортны бик яраталар икән. Футбол матчларына гаиләләре белән җан атарга килгән кешеләр күп иде. Татарстан халкы кунакчыл, киң күңелле, ярдәмчел. Такси машинасында онытып калдырган камера штативын тиз арада табып, миңа кире кайтардылар. Бик нык борчылган идем", - диде ул.

IT-паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә эшләүче Дмитрий Бондаренко штативны эзләп табу өчен Казандагы барлык такси хезмәтләренә шалтыратып чыккан. "Насимул Хасанга булыша алуыма шатмын. Таба алмаган булсак, кәефсез кайтып киткән булыр иде", - диде ул.

Насимул Хасан IT-паркта журналистларга эшләр өчен барлык шартлар тудырылган булуын да әйтте. "Эшләргә бик уңайлы булды. Волонтер кызлар-егетләр гел ярдәм итте, аңлашылмаучанлыклар булмады", - диде журналист.

"Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә эшләүче менеджер, волонтерлар нинди генә очрак килеп чыкса да, һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Мөрәҗәгать итүчеләр белән испан һәм инглиз телендә аралашабыз, консультацияләр уздырабыз. Безнең төп максатыбыз - журналистларга уңай шартлар тудыру, аларның эшен җиңеләйтү", - диде Чемпионатның шәһәр матбугат үзәге җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев