Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан егете – Дөнья кубогы ярышлары җиңүчесе

Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә VII "Мәгълүмати технологияләр кубогы", ягъни рус шашкасы буенча Дөнья кубогы тәмамланды. Ярышларда Белорусия, Германия, Израиль, Молдовия, АКШ, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Финляндия һәм Россиядән 53 шашкачы катнашты. Казан егете, халык гроссмейстеры Дмитрий Цинман классик программа буенча дөнья чемпионатының Казан этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы...

Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә VII "Мәгълүмати технологияләр кубогы", ягъни рус шашкасы буенча Дөнья кубогы тәмамланды. Ярышларда Белорусия, Германия, Израиль, Молдовия, АКШ, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Финляндия һәм Россиядән 53 шашкачы катнашты.
Казан егете, халык гроссмейстеры Дмитрий Цинман классик программа буенча дөнья чемпионатының Казан этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы дип танылды.
Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләр Ксения Кузнецова (Россия) исәбендә. Шамил Гаязов яшь егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Европа һәм дөнья чемпионаты призеры, ике тапкыр Белорусия чемпионы, халыкара гроссмейстер Евгений Кондраченко (Белорусия) яшен тизлеге белщн уйнау программасында җиңүче дип танылды.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев