Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан федераль университеты территориясендә Лев Толстойга һәйкәл куелды

Һәйкәлне ачу тантанасында язучының туганы Владимир Толстой катнашты.

Бүген Казан федераль университетының төп корпусы алдында тантаналы рәвештә язучы Лев Толстойга һәйкәл ачтылар.

КФУ ректоры Илшат Гафуров язучы Казан университетында өч ел укыган дип искәртте.

«Аннары ул 61 елдан соң кайткан. Биредә, Казанда үзенең 80 еллыгын билгеләп үткән. Нәкъ менә юбилее уңаеннан аңа Казан университетының мактаулы әгъзасы исеме бирелгән. Бу вакытта ул безнең илдә генә түгел, ә бөтен дөньяга танылган була. Университет бу вакыйгалардан соң күп вакыт узуга карамастан, үз студентлары һәм үзе әзерләгән белгечләрнең исемнәрен мәңгеләштерү мөмкинлеге таба», — диде Илшат Гафуров.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның 21 сентябрендә 2018 елны республикада рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан итте. Һәйкәл Толстой елы тәмамлану кысаларындакуелды. Чарада язучының туганы, Россия Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Владимир Толстой катнашты.

Аның сүзләренчә, Лев Толстой һәйкәлләргә шикләнеп карады һәм үзенә игътибар булуын яратмаган. «Бу эшләр Толстойның үзе өчен түгел, ә киләчәк буын өчен эшләнүен аңлыйбыз, язучы бөеклеген искә төшереп торуга мохтаҗ түгел. Бу безгә кирәк, чөнки Толстой актуаль һәм заманча булып калуын дәвам итә. Толстой иҗатын өйрәнүчеләр дә даими рәвештә аңа кире әйләнеп кайта», — диде язучының оныгы.

Дүрт тонналы сынның авторы - Михаил Сердюков, ә һәйкәлне вузга «Аллея российской славы» проекты бүләк иткән.

«Мин Татарстан җирендә булуыма, Лев Толстойга һәйкәл куюда катнаша алуыма шатмын, - диде Сердюков. — Без проект кысаларында уку йортларында, хәрби частьларда Россияне таныткан граданнар сыннарын бушлай урнаштырабыз».

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев