Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан халкын паркларда бәйрәмнәр, Кыш Бабайлар парады, Яңа ел әкиятләре һәм керлинг көтә

“Паркларда кыш” чарасы 14 декабрьдә “Черек күл”дә тантаналы рәвештә шугалак ачу белән башланды һәм ул 12 гыйнварда төгәлләнә.

“Паркларда кыш” Яңа ел программасы кысаларында Татарстан башкаласында шәһәр халкын һәм кунакларны паркларда Кыш Бабайлар парады, фестивальләр, мастер-класслар, балалар өчен тамашалар көтә. Чараларны Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.

“Паркларда кыш” 14 декабрьдә “Черек күл”дә тантаналы рәвештә шугалак ачу белән башланды һәм ул 12 гыйнварда төгәлләнә. Бәйрәм чаралары Казанның 18 иҗтимагый киңлекләр мәйданында уза.

21 һәм 23 декабрьдә 13.00 сәгатьтә “Черек күл” паркында республика башкаласы халкына һәм кунакларга фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класслар оештырыла.  22 декабрьдә шушы ук паркта керлинг буенча күнекмәләр – Татарстан Керлинг федерациясеннән 17.00 сәгатьтә күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар була. 24 декабрьдә 16.00 сәгатьтә паркта тантаналы төстә Яңа ел чыршысы ачыла.

Горки-Әмәт урманында 20 декабрьдә 19.00 сәгатьтә “Урман” кафесында “Урманда әкият” укылачак. 23 декабрьдә 13.00 сәгатьтә арт-чыршы әзерләү буенча бушлай мастер-класс планлаштырылган.

Урицкий паркында 22- 23 декабрь көннәрендә 14.00 сәгатьтә чыршы уенчыклары әзерләү буенча бушлай мастер-класс була. “Дәрвишләр” скверында Яңа ел чыршысы 21 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла.

27 декабрьдә 16.00 сәгатьтә Бауман урамында Кыш Бабайлар, Санта-Клауслар парады булачак. Теләгән кеше Кыш Бабай булып киенеп, үзе дә кушыла ала, дип белдерә оештыручылар.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев