Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан көллиятендә студентларга татар телен өйрәтүнең яңа ысулын уйлап тапканнар

Татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова әйтүенчә, студентларга татар телен башка телләргә бәйләнешле өйрәтү күпкә кызыграк.

Казан технология һәм дизайн көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфизә Мулланурова студентларга татар теле өйрәтү тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә җиткерде.

“Телләр өйрәнү түгәрәге атнасына ике тапкыр үткәрелә. Монда чит төбәкләрдән килгән, татар телен камил дәрәҗәдә белмәгән студентлар катнаша. Мин үзем инглиз телен белмим. Шуңа күрә студентлар миңа инглиз телен, ә мин аларга татар телендә камил аралашырга өйрәтәм”, - дип сөйләде Гөлфизә Мулланурова.

Ул бүгенге көндә күп телләр белүнең әһәмиятен ассызыклап үтте. “Студентларга татар телен башка телләргә бәйләнешле өйрәтү күпкә кызыграк. Шуңа күрә киләчәктә бу түгәрәкне тагы да җәелдерәсе иде”, - дигән теләген белдерде ул.

Фото: https://pixabay.com | 1820796

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев