Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады

"Сто к одному" тапшыруында җырчы Мурат Гайсин җитәкчелегендәге команда катнашты.

 Бүген "Россия 1" каналындагы "Сто к одному" тапшыруында Казан командасы "Туган тел" җырын башкарды. 

Команданың җитәкчесе - артист Мурат Гайсин. Алып баручы "яраткан җырыгыз бармы" дип сорагач, ул барыбыз да яраткан җыр бар, дип белдерде.

"Туган тел"не җырлаганнан соң, Раил исемле катнашучы җырның мәгънәсен дә аңлатты: "Безнең матур телебез аркасында без бу тормышта нәтиҗәләргә ирештек, без туган телебез - татар теле белән горурланабыз". Алып баручы "Туган тел" турында: "Матур җыр", - диде.

Бәйгедә казанлыларның көндәше - Түбән Новгород командасы җиңде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев