Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремлендә Татарстанда бензин бәясе артуга аңлатма бирделәр

Республикада ягулык бәясе Идел буе федераль округындагы башка төбәкләр белән чагыштырганда түбәнрәк.

ТР Хөкүмәте республикада бензин бәясе артуга бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Шулай да Татарстанда ягулык бәясе Идел буе федераль округы буенча уртача алганга караганда түбәнрәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Базар контрольдә тотыла, без вазгыятьне күзәтәбез. Әгәр Идел буе федераль округы буенча төп күрсәткечләргә күз салсак, гомумән алганда Татарстанда бәяләр категориясе күп кенә субъектларга, хәтта безнең күршеләргә караганда да түбәнрәк», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, бәяләр аерым бер территориядә генә артмый, бу бөтен илдә күзәтелә. ТР Хөкүмәте уртача күрсәткечләрне узып китмәсен өчен бәяләрне контрольдә тота.

«Безнең территориядә бәяләрнең акрынлап артуы үзен сиздерә, әлбәттә. Әмма Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләрне алсак, без ничек булса ул чикне узып китмәскә тырышабыз», - дип искәртте спикер. 

Фото: «Татар-информ» архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев