Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кунакханәләре Дөнья чемпионаты кунакларына татар милли ризыклары тәкъдим итәчәк

Иран туристлары өчен Казан кунакханәләре хәләл-сәхифә әзерләгән.

2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казан кунакханәләре матчларны тамаша кылырга килгән чит ил туристларын татар халкының милли ризыклары белән таныштырырга ниятли. Казан һәм Татарстанның Кунакханәләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Кунакханәләр каршындагы рестораннарда Татарстанның милли колоритын, традиция һәм мәдәниятен тәкъдим итүгә төп басым ясалачак, дип хәбәр итте ул.

«Шунлыктан Татарстанның Кунакханәләр ассоциациясе тарафыннан барлык кунакханәләргә аерым сәхифә һәм тематик өстәл булдырырга киңәш ителде. Анда кунаклар безнең аш-сулар белән танышсын өчен, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк», - дип искәртте Гөлнара Сафина. 

Фото: http://strana.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев