Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Ли Куан Ю премиясен алган Россиядә бердәнбер шәһәр булды

Татарстан башкаласын Бөтендөнья шәһәр премиясенең махсус номинациясендә билгеләп үттеләр.

Казан Ли Куан Ю премиясен алган Россиядә бердәнбер шәһәр булды. Татарстан башкаласын Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясенең махсус номинациясендә билгеләп үттеләр. Казанның беренче вице-мэры Евгения Лодвигова башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Казанны Special mention номинациясендә билгеләп үттеләр. Комиссия вәкилләре Кремльдә, «Казан-Арена» стадионында, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә, «Современник» торак комплексында, Судагы спорт төрләре сараенда булган. Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан спорт, медицина, җәмәгать туклануы өлкәләрендә кабул ителгән карарлар комиссия әгъзаларында нык тәэсир калдырган.

Комиссия шулай ук Гамбург һәм Токио шәһәрләрен дә билгеләп үткән.

Ли Куан Ю премиясе – шәһәр хуҗалыгын яхшырту максатыннан, идарә итү һәм инновацияләр өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен шәһәрләр һәм аларның җитәкчеләренә ике елга бер мәртәбә тапшырыла торган халыкара бүләк. Әлеге бүләкне (алтын медаль, сертификат һәм 300 мең Сингапур доллары) ике елга бер тапкыр шәһәрләр һәм аларның җитәкчеләренә тапшыралар.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев