Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан медицина көллияте директорының өендә 17,5 млн сум акча табылган

Казан медицина көллияте директорының өендә тикшерү барышында 17,5 миллион сум акча тапканнар.Бу хакта Совет суды залында Зөһрә Хисаметдинованы тоткарлаганда тикшерүче белдерде.

Хисаметдинованың фатирында тентү барышында 17,5 миллион сум акча табыла һәм алына. Барлык өстәмә премияләр шартларында Хисаметдинованың айлык хезмәт хакы 100 мең сумга якын тәшкил итә. Тикшерү фаразлары буенча, табылган акчалар җинаять юлы белән алынган», – диде ул.

Тикшерүче сүзләренчә, тикшерү эшендә Хисаметдинованың 100гә якын аеруча авыр коррупцион җинаятьләре турында мәгълүматлары бар.

Элегрәк «Татар-информ» кичә хокук саклаучылар Казан медицина көллияте директорын 250 мең сумлык дүрт ришвәт алуда гаепләп тоткарланганлыгы турында хәбәр иткән иде. Бүген 14.00 сәгатьтә Казанның Совет районы судында Зөһрә Хисаметдинованы кулга алу башланды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-medicina-kolliyate-direktorynyn-oenda-175-mln-sum-akca-tabylgan-5874765

Фото Татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев