Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мэриясе, 9 Майны бәйрәм итү сәбәпле, транспорт хәрәкәте чикләнүе хакында искәртте

1000 еллык мәйданы 8 майда 17.00 сәгатьтән транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак.

Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнүе хакында искәрттеләр.

«Аерым алганда, 6 майда 18.00-23.00 сәгатьләрдә – Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта, 7 майда 17.00-22.00 сәгатьләрдә Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнарында машиналар хәрәкәте ябылачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

1000 еллык мәйданы 8 майда 17.00 сәгатьтән транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак.

Моннан тыш, чикләүләр «Үлемсез полк» маршрутына да кагылачак. Аның маршруты Карл Маркс һәм Лев Толстой урамнары чатыннан башланып, 1000 мәйданында төгәлләнәчәк.

Фото: https://pixabay.com | 0532-2008

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев