Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан метросында кеше йөзен һәм онытылган әйберләрне тану системасын сыныйлар

Киләчәктә пассажирларны күзәтүнең интеллектуаль программасын гадәти камераларга өстәргә җыеналар.

Казан метросында кеше йөзен ачыклау программасын, калган әйберләрне табу видеокамерасын сынап карадылар һәм ике системаның да нәтиҗәле булуын әйттеләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кешеләрне тану функциясе булган видеокамераларны «Метроэлектротранс» оешмасы хезмәткәрләрендә тикшерделәр. Башта аларның фоторәсемнәрен мәгълүматлар базасына керттеләр, ә аннары инженерлык корпусында үткәрү пунктында сынап карадылар. Ә калган әйберләрне эзләү өчен видеокамераны «Тукай мәйданы» станциясендә урнаштырганнар, система 5 минуттан артык хәрәкәтсез торган әйберләрне тапкан.

«Әлеге программаларның эшкә сәләтлелеген тикшерү тест режимында узды. Системаның эшчәнлеге һәм аны гамәлдәге видеокүзәтү системасына интеграцияләү мөмкинлеге турында уңай нәтиҗәләр алынды», - диделәр «Метроэлектротранс»ка сылтамасы белән мэриянең матбугат хезмәтендә.

Шуны да әйтергә кирәк, метрода пассажирларны видеотану, видеотабу һәм видеомониторинг аша интеллектуаль видеокүзәтү «2019-2022 елларда транспортта халык иминлеген тәэмин итүнең комплекслы программасы»нда каралган. Шулай да закон таләпләре буенча мондый системалар дәүләт сертификациясен узарга тиеш.

Татарстанда элек архив документларын эзләү өчен кеше йөзен тану системасын җайлаштырганнар иде. Ә ИТ-паркта «акыллы» турникет сыный башладылар, аны киләчәктә Татарстан Министрлар Кабинетында урнаштырырга планлаштыралар.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tata

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X