Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мәйданчыкларында, "Тоталь диктант" кысаларында, 75 чит ил студенты TruD тестын язды

Казанда - 22 мәйданчыкта, Татарстанда 50 мәйданчыкта “Тоталь диктант” язганнар.

Казан вузларында белем алучы чит ил студентлары – Нигерия, Төркмәнстан, Таҗикстан, Әрмәнстан вәкилләре беренче тапкыр кыскартылган “Тоталь диктант” яздылар. Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров текстны укыды.

Чит ил студентлары өчен TruD ттесты Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде. Ул рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләргә белем дәрәҗәсен тикшерергә һәм “Тоталь диктант” акциясендә катнашу мөмкинлеге бирде.

Акциядә катнашучылар арасында якын һәм чит ил вәкилләре бар. Аларның берсе Нигериядә туган Чиме Нельсон. Казанда ике ел яши, бу вакыт эчендә рус телен ярыйсы өйрәнгән һәм хәзер рус телендә ирекле аңлаша.

“Безгә рус теле – дөньяда иң авыр тел дип әйттеләр. Алай түгел икән, минем өчен ул кадәр үк авыр булмады, тест нәтиҗәләре буенча “биш”ле алырмын дип уйлыйм”, - дип ышана Нельсон.

Нельсон сүзләренчә, чит ил студентлары беренче елны тел буенча кыенлыклар белән очрашалар. Ул нәрсәгә сәләтле икәнлеген тикшерү өчен диктант язарга килгән.
TruD тесты Гүзәл Яхинаның “Тоталь диктант” өчен язылган үзенчәлекле тексты буенча эшләнгән. Ул 10 мавыктыргыч күнегүдән тора. Иң җиңел күнегүләрнең берсе текстны күчереп язу, ә иң катлаулысы – фразеологизмның мәгънәсен язу.

Моннан тыш, чит ил студентлары диктанттан кыска өзек яздылар.

“Таҗикстанда без рус телендә сөйләшә идек, шуңа күрә диктант язу кыен булмады. Мин рус телен туган телем дип саныйм”, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Мәдинә Джамулова.

Халыклар дуслыгы йортында барлыгы 155 кеше диктант язган. Алар арасында 10га якын чит ил студентлары бар. КФУ мәйданчыгында акциядә 65 чит ил студенты катнашты. Бу мәйданчыкта дикторларның берсе Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева булды. Татарстанлылар язган диктантларны рус теле, филология укытучылары һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырган Эксперт советы укытучылары тикшерәчәк.

Казанда 22 мәйданчыкта, Татарстанда 50 мәйданчыкта “Тоталь диктант” язганнар. Быелгы “Тоталь диктант” текстының авторы язучы, казанлы Гүзәл Яхина.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев