Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип табылган.

Рейтингны төзегәндә туристларның фикере исәпкә алынган. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип табылган. Моның турында "Лента.ру" редакциясе Booking.com компаниясенең тикшеренүләренә таянып яза. Компания үзенең сайтында калдырылган туристлар фикерләрен анализлап, шундый нәтиҗә чыгарган. Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан башкаласы сәяхәтчеләрне уникаль архитектурасы, транспорт уңайлыгы, үзенчәлекле ашлары һәм яшәүчеләрнең кунакчыллыгы...

Рейтингны төзегәндә туристларның фикере исәпкә алынган.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип табылган. Моның турында "Лента.ру" редакциясе Booking.com компаниясенең тикшеренүләренә таянып яза. Компания үзенең сайтында калдырылган туристлар фикерләрен анализлап, шундый нәтиҗә чыгарган.

Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан башкаласы сәяхәтчеләрне уникаль архитектурасы, транспорт уңайлыгы, үзенчәлекле ашлары һәм яшәүчеләрнең кунакчыллыгы таң калдырган.

Икенче урында Мәскәү тора, өченче урында - Санкт-Петербург. Башкалаларга туристлар аларның мәдәни тормышы, тарихи мирасы һәм шәһәр инфрастуктурасы өчен йөриләр. Топ лидерлар арасына Краснодар, Калининград, Ростов-на-Дону, Воронеж, Новосибирск, Ярославль һәм Түбән Новгород шәһәрләре кергән.

Казан, традицион рәвештә, сәяхәтчеләр төзегән төрле рейтингларда алдынгы урыннарда тора. Мәсәлән, ул 2017 елда чит ил һәм Россия ял итүчеләре арасында Россиянең иң популяр шәһәрләре унлыгына кергән. Казан шулай ук гостротуризм өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев