Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Сабан туе батырына - 100 мең сум һәм иномарка

Казан Сабантуйлары быел өч җирдә узачак. Ә үзәк Сабантуйга республиканың район батырларын чакырырга ниятлиләр.

Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышында спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов хәбәр итте. Идел буе районында, Совет районында һәм Киров районында узачак алар. Бу хакта хөкүмәт дәрәҗәсендә сөйләшүләр булган. Үзәк Сабантуй, гадәттәгечә, Идел буе районында узачак. Анда инде татарча көрәш бәйгесен дә зуррак масштабта оештырырга ниятләнә. Аерым алганда, район батырларын чакыру планлаштырыла, балалар арасында да көрәш бөтенләй башка дәрәҗәдә үтәргә мөмкин. Моның өчен приз фондын да арттыру уйланыла. Әйтик, беренче урынга - 100 мең, икенче урынга - 80 мең, өченче урынга 50 мең күләмендә акчалата бүләкләр һәм абсолют батырга - иномарка.

 

"Әгәр дә тәкъдимнәребез һәм планнарыбыз чынга ашса, бу көрәшебезне һәм көрәш батырларын күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек булыр иде", - ди бу уңайдан Хәлил Шәйхетдинов.

Казан Сабан туе. 2016 ел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильяс Галимовка орден тапшыра.

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев