Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Сабан туенда чил ил журналистларына милли биюләр, уеннар һәм ит ризыклары ошады

Футбол буенча Дөнья чемпионатын яктыртырга килгән журналистлар Казанның Каенлыкта узган Сабан туенда күңел ачты.

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә Каенлыкта узган Сабан туенда чит ил һәм Россия журналистлары кунак булды.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында узучы матчларны яктырту өчен шәһәр матбугат үзәгенә һәм ФИФА уеннарына аккредитация үткән журналистлар иң элек Алексеевск районы оештырган мәйданчык белән танышты. Алар биредә рус халык өендә кунак булды, балдан ясалган медовуха эчемлеген татып карады. Тимерчелек, туку, балчыктан эшләнмәләр ясау остаханәләрендә булды. Таяк тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда катнашты.

Нурлат районы мәйданчыгында чит ил коллегаларыбызны җыр-биюләр аеруча кызыксындырды.

Төп мәйдандагы тамашаны - берьюлы йөзләрчә биючене күреп таң калдылар. Чит ил журналистларының барысы да диярлек бу күренешне фото-видеога төшерде, Инстаграм кушымтасы аркылы "Туры элемтә" оештырып, Сабан туе бизәкләрен ватандашларына күрсәтте.

Чит ил журналистларын көрәш тә кызыксындырды. "Бу кешеләр бәйрәмдә ник сугыша?" дип сорады Кытай вәкиле. Волонтерлар аңа көрәш - Сабан туеның төп уеннарының берсе икәнен аңлатты. Шулай ук коллегаларыбыз игътибарын алып баручыларның бәйрәмне ике телдә алып баруы да җәлеп итте. "Алар икесе дә бер дин тотамы?" дип сорады алар.

"Татар-информ" хәбәрчесе коллегаларыннан тәэсирләре турында сорашты.

"Безгә күрсәткән игътибар, телеңне йотарлык тәмле ризыклар ошады. Костюмнар искиткеч! Шундый матурлар, төсле-төсле. Ризыклардан төрле ит ризыклары, чәкчәк һәм пәхләвә телеңне йотарлык. Шәрабтан да авыз иттек, бик уңган! Кайбер ризыкларны беренче тапкыр гына татып карадым. Телеңне йотарлык. Мин Казанга кабат килер идем", - диде Колумбиядән Рамирез Сониано Маниэль де Хесус "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Колумбиянең тагын бер вәкиле Джонхайро Валенсия Сабан туен "үз иленә кайткач та озак вакыт искә алырмын" диде. "Мин Сабан туен ике генә сүз белән тасвирлый алам: искиткеч һәм могҗизалы.  Миңа сальса күбрәк ошый, әмма сезнең мәдәният белән танышу да кызык булды. Бәйгеләрдә дә катнашырга өлгердем. Менә шкатулка бирделәр. Ит ризыкларының нинди генә юк. Өстәлләр сыгылып тора", - диде ул.

Диас Гансало татарларның юмартлыгына таң калган. "Таяк тартышу уенында өч тапкыр катнаштым һәм өчесендә дә җиңдем", - диде ул, хатирәләрен уртаклашып. Аңа бүләккә мунчада башка кия торган киез эшләпә биргәннәр. Әмма аның ни икәнен белми, татарларның милли баш киеме дип уйлый. Әлеге баш киеменең ни икәнен аңлаткач, ул телдән калды. Мондый баш киемен күргәне булмаган.

"Бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе искиткеч, иң югары ноктада. Монда олылар да, балалар да күңел ача. Бар җирдә тәртип, чисталык. Исерткеч эчемлекләр юк дәрәҗәсендә. Менә,  медовуха шәп",- диде башкала кунагы.

Диас Гансало Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр. "Безне бу кадәр каршы алырлар, кунак итәрләр дип уйламаган идек. Искиткеч! Татарлар шундый кунакчыл, юмарт, бердәм, дус халык. Сездә шулкадәр ризык, мең төрле. Татарлар беркайчан да ачтан үлмәячәк. Саранскины, Мәскәүне, Татарстанны күрдек. Сездә халык бердәм, берләшә белә", - диде ул.

  • Бүген Бөекбритания, Аргентина, Япония, Колумбия, Германия, Испания, Австралия, Эквадор, Иран илләреннән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган илледән артык журналист Казанның Каенлык Сабан туенда кунак булды.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X