Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан шеф-повары Яңа ел табынын төрләндерү серләре белән уртаклашты

Гадәти ашамлыкларны яңа ингредиентлар кушу хисабына үзенчәлекле итәргә мөмкин, ди Автандил Бигвава.

Казан рестораннары шеф-повары Автандил Бигвава «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Яңа ел табыны өчен менюны төрләндерү алымнары белән уртаклашты.

«Әгәр сез гадәти ашамлыкларны үзенчәлекле итәргә телисез икән, оливье салатына казылык түгел, тавык яки бозау ите, тагын да яхшырагы - бытбылдык яки киек кош ите кушыгыз. Тәмне төрләндерүнең тагын бер сере: «Яңа ел» салатына пешкән алма өстәү», - диде ул.

Казан шеф-повары сүзләренчә, «тун астындагы» салаттагы сельдь балыгын краб белән алыштырырга мөмкин.

Тулаем алганда, бәйрәмгә меню төзегәндә Бигвава экспериментлар ясарга киңәш итми. Ни өчен дигәндә Яңа ел гаилә бәйрәм санала, шулай булгач традицион ризыклар әзерләргә кирәк.
 

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев