Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан табибы бозлавыкта дөрес итеп егылырга өйрәтте

Сәяр Сираҗетдинов бозлавык вакытында урамда җәрәхәтләнү очраклары ике тапкырга артуын әйтә.

Республика клиник хастаханәсендә 2нче җәрәхәтләнү үзәгенең кабул итү бүлеге мөдире Сәяр Сираҗетдинов сәламәтлеккә зур зыян китермәс өчен бозлавыкта дөрес егылырга кирәк дип әйтте. Бу турыда ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында  сөйләде.

“Аяк таеп егылуыгызны сизәсез икән, утырырга, шул рәвешле егылу биеклеген киметергә тырышыгыз, кул-аякларыгызны гәүдәгезгә кысыгыз”, - дип киңәш итте табиб. Шулай ук ул умырткалыкны җәрәхәтләүдән саклау өчен аркага түгел, ян-якка егылырга тырышырга кушты.

Сәяр Сираҗетдинов фикеренчә, бозлавык сезонында ашыгып-кабаланып йөрү җәрәхәтләнүгә китерә. “Ашыкканга күрә кешеләр җирдәге бозны күрми кала. Кар астындагысын әйтәсе дә юк инде. Җәрәхәтләнүчеләрнең күпчелеге – урта яшьтәгеләр, 15 яшькә кадәрге балалар – 5%, ә 60 яшьтән өлкәннәр – 15%”, - диде ул.
 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев