Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан туристлар өчен популяр шәһәрләр өчлегенә керде

Татарстан башкаласы Россиянең төп шәһәрләре – Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алга чыкты.

Казан 8 Мартта сәяхәтләр буенча туристлар өчен популяр шәһәрләр өчлегенә керде. Ул өченче урында. Бу хакта Tvil.ru торакны броньлау сервисы хәбәр итә.

Татарстан башкаласы Россиянең төп шәһәрләрен – Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алга чыкты.

Туристларлар өчен популяр шәһәрләр бишлеген Сочи һәм Екатеринбург төгәлли. Икенче бишлеккә Ярославль, Псков, Сергиев Посад, Выборг һәм Тверь керә.

Казанда туристлар торакны уртача өч төнгә тәүлегенә 3,1 мең сум белән броньлаган. Мәскәү апартаментлары тәүлегенә 3,5 мең сум тора. Иң арзан торак Псковта (тәүлегенә 2,5 мең сум), иң кыммәтлесе – Сочида (тәүлегенә 3,6 мең сум).

Рейтинг 7нән 12 мартка кадәр кунакханә һәм апартаментларда яшәү өчен броньлау мәгълүматлары нигезендә төзелгән.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев