Саба таңнары

Казан урамында һәлакәт: автобус йөртүче руль артында аңын җуйган [+видео]

Йөртүчесе үзен начар хис итү аркасында, пассажир автобусы юл чатында торган машиналарга килеп бәрелгән. Әлеге хәл Ершов урамында булган - шәһәрнең 10 нчы номерлы маршрут автобусы кызу тизлектә чатта торган машиналарга бәрелеп, 10 автомобильгә зыян китергән. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Горький паркы" тукталышыннан кузгалып китү белән автобус йөртүче руль артында аңын...

Йөртүчесе үзен начар хис итү аркасында, пассажир автобусы юл чатында торган машиналарга килеп бәрелгән.

Әлеге хәл Ершов урамында булган - шәһәрнең 10 нчы номерлы маршрут автобусы кызу тизлектә чатта торган машиналарга бәрелеп, 10 автомобильгә зыян китергән. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Горький паркы" тукталышыннан кузгалып китү белән автобус йөртүче руль артында аңын җуйган.


Бәхеткә, сәламәтлегенә җитди зыян килүчеләр булмаган. Табиблар ярдәме автобус йөртүчегә генә күрсәтелгән.

Тулырак видеоязмадан карый аласыз.

http://intertat.ru/

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: