Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан урамында һәлакәткә очраган "БМВ" автомобиле белән аек булмаган хатын-кыз идарә иткән

Юл-транспорт һәлакәте Җиңү проспектында килеп чыккан.

Казанның Җиңү проспектында һәлакәткә юлыккан “БМВ” автомобиле белән аек булмаган хәлдәге 27 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Бу хакта Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, кичә Җиңү проспектында 194 нче номерлы йорт каршында “БМВ” автомобиле бер юнәлештә бара торган “Хендэ” машинасына, аннары юл читендәге киртәләргә бәрелгән иде.

Һәлакәт аркасында “БМВ” автомобилендәге 34 яшьлек пассажир тән җәрәхәтләре алган.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев