Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан җәйге гастрономия сәяхәтләре өчен иң яхшы өч шәһәр исемлегенә кергән

Исемлек Тотрыклы гастрономия көненә әзерләнгән иде.

Казан җәй көне гастрономия сәяхәтләре өчен иң яхшы шәһәрләр һәм илләр исемлегендә өченче урынны алган. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән.

Исемлек 18 июньдә билгеләп үтелә торган тотрыклы гастрономия көненә әзерләнгән иде.

Респондентларның 13 проценты Татарстан башкаласын гастрономия турлары өчен иң кызыклысы дип саный.

Россиядә гастротуризм өчен иң яхшы урыннар арасында Казаннан кала Санкт-Петербург, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Владимир өлкәсе бар. Грузия, Әрмәнстан, Италия, Франция һәм Беларусь популяр чит ил юнәлешләре булып тора.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев