Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды

Күпсанлы аварияләр аркасында шәһәр юлларында автомобильләр хәрәкәте туктап калды диярлек.

Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булу сәбәпле, автомобильләр хәрәкәте тукталды диярлек. Бу турыда «Яндекс. Пробки» интернет-порталында мәгълүмат аша билгеле булды.

Казан үзәгендә хәрәкәт тукталган диярлек. Автомобильчеләргә Пушкин, Сул Болак, Ершов, Татарстан һәм Карл Маркс урамнары аша узу өчен берничә дистә минут вакыт кирәк булачак. Шулай ук Гадел Кутуй урамыннан үзәккә таба юнәлештә дә “бөке”ләр булуы күренә.

Казанның Яңа Савин районында да хәлләр яхшы түгел. Әмирхан урамында тулысынча бөке. Биредә хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрымнан артмый. Автомобильчеләргә Ямашев проспектыннан Компрессорлар заводы юнәлешендә дә бөкедә торырга туры киләчәк.

Көчле буран һәм күпсанлы һәлакәтләр юллардагы вазгыятьне тагын да катлауландыра.

 

Фото: интернет-портал «Яндекс. Пробки»

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев