Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан юристының ишегалдына үгез башын ыргытып китү эше бүген судта каралды

Шәхси ширкәттә эшләгән ирдән 1 миллион сум акча алыр өчен, гаепләнүчеләр үзенчәлекле куркыту алымы кулланган.

Бүген Казанның Совет районы судында үзенчәлекле эш каралды. Өч ир-ат, адвокаттан 1 миллион сум акча алу өчен, аның йортының ишегалдына киселгән үгез башын ыргытып китә.

Зыян күрүче адвокат - Ринат Сәләхиев үз версиясе белән таныштырды. Ул бер юридик конторада эшләгән. Дамир Кәлимуллин исемле кешенең (гаепләнүче) әнисе Ринат Сәләхиевнең директоры була. Сәләхиев, ремонт белән дә шөгыльләнә, башкарган эше өчен директор аңа, расписка язып, акча бирә торган була. 

2018 елның башында Дамир Кәлимуллинны әнисе үзе урынына директор итеп куя. Эшне кабул иткәндә, бу ир-ат кассада акча җитмәгәнен ачыклый. Ул Ринат Сәләхиевне гаепләп, 1 миллион сум акчаны кайтарырга куша. Ринат Сәләхиев, Дамир Кәлимуллинның әнисе белән төзегән документларны кабат карарга тәкъдим итә. Әмма ханым элемтәгә чыкмый.

Ринат Сәләхиев судта үзен телефоннан шалтыратып куркыта башлауларын сөйләде. “Санап чыгарсаң, алар миңа үзләре акча кайтарырга тиеш”, - ди Сәләхиев. Ул судьяга бу куркытуларның үзенә әһлакый зыян китерүе турында сөйләде Телефон аша күпсанлы янаулардан соң, йөкле хатынының хастаханәгә эләгүен әйтте.

Сәләхиев, үзенең хаклы булуын дәлилләр өчен, Кәлимуллин янына документлар алып килә. Дамир Кәлимуллин янында Артем Априкян һәм Нвэр Гаспарян исемле кешеләр дә була. Алар Сәләхиевнең документларын карап та тормый, “Траттория" ресторанына керергә кушып, каты итеп төртеп җибәрәләр. Урамда кешеләр булу сәбәпле, Сәләхиев бу ирләрдән котылып, таксига утырып кайтып китә ала.

Ринат Сәләхиев Казанда үз йорты белән яши. 2018 елның апрелендә кич белән аның хатыны элгән керләрне алырга дип ишегалдына чыга. Шунда хатын киселгән хайван башы күреп ала. Аның тиресе салдырылган, мөгезе булмый. Ул иренә әйтә, алар ишекләрне биклиләр, полиция чакыралар һәм иртәнгә кадәр полиция килгәнен көтеп утыралар.

Сәләхиев, полиция хезмәткәрләре кушуы буенча, Кәлимуллинның таләпләрен үтәргә ризалык биргән. Акча алган вакытта Дамир Кәлимуллинны һәм аның ике иптәшен кулга алалар. Артем Априкян белән Нвэр Гаспарянның моңа кадәр хөкем ителгән булуы ачыклана. Априкян “17нче квартал” җинаятьчел төркемендә булган.

“Сәләхиев, 1 миллион акчаны бурычка алып, уен автоматларында оттырды. Аннан соң әнине начар сүзләр белән кыерсыта башлады. Безнең якта әниләр изге һәм мондый гамәлләр катгый тыелган”, - диде Дамир Кәлимуллинның танышы Артем Априкян.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә генә таный. Дамир Кәлимуллин үзе дә, иптәшләре дә үгез башын ыргытмауларын, ул хакта яңалыклардан карап кына белүләрен әйтте. Гаепләнүчеләр бер ел тикшерү изоляторында утырган, хәзер алар өй арестында. Чираттагы суд утырышында каза күрүчегә гаепләнүчеләрнең адвокатлары сорауларына җавап бирергә тиеш булачак. 

Фото: Зөлфия Фаризова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев