Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан үзәгендә 2018 елгы Дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар

FIFA футболкасы кигән малай сыны “Черек күл” паркы янына куелган.

Казан үзәгендә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар. Үрдәкләр һәм малай сыны “Черек күл” паркы янындагы “Утка в котелке” ресторанына керә торган урынга куелган.

Малай кроссовки, шорты һәм FIFA логотиплы, "Russia 2018" дип язылган футболка кигән. “Безнең гасырда Россия өчен Дөнья чемпионаты, мөгаен, бер тапкыр гына туры килер, шуңа күрә бу вакыйганы мәңгеләштерергә карар иттек”, - диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә менеджер һәм ресторан идарәчесе урынбасары Никита Гусаров.

Үрдәкләр сыны ресторан исеменә туры килә, дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, Фәнил Вәлиуллин сыны берничә көн элек ресторанга керү урыны янына куелган. Менеджер сынның бәясен әйтүдән баш тартты.

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев