Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан зоопаркы 21 майда ачылачак

Зоопаркның иске һәм яңа территориясе 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Иртәгә, 21 майда, «Африка. Замбези елгасы» һәм «Казан зооботаника бакчасы» иске территория янә ачылачак. Бу хакта Инстаграмда зоопаркның рәсми аккаунтында хәбәр иттеләр.

«Иртәгәдән 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Бу расписание ике территориядә дә гамәлдә», диелә хәбәрдә.

«Африка. Замбези елгасы» зоопаркы территориясенә керү өчен өлкәннәр 300 сумга (иске территориягә — 200 сум) билет сатып ала, ә өч яшьтән 14 яшькә кадәр балалар өчен 150 сум (иске территория — 100 сум) түләргә кирәк булачак. Шулай ук ташламалы категорияләр дә каралган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев