Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфенең беренче аяте язылды

"Кол Шәриф" мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу проектына багышланган презентация чарасы узды.

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 9 нчы көнендә (12 гыйнварда), Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга багышланган яңа проекты тәкъдим ителде.

Тантаналы чара Коръән аятьләре укудан башланды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам гыйлеме өчен проектның әһәмияте турында чыгыш ясады. «Ислам каллиграфиясе дигән мөһим фән булган, без кириллицага күчкәч, бу фән онытылды, югалды. Бу фәннең нигезе — Коръән язуы. Галимнәр халкыбызда булган, Коръән бик күп тапкыр кулдан язылган. 1803 елдан алып Коръән басыла башлады, Казанда 172 тапкыр басмага бирелде. Ләкин нишләптер фән югалды. Фәнне яңартып, бу эшне башлыйбыз», — диде мөфти.

Ул бу эш борынгы китапларга таянып башкарылачагын әйтте. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев китапларына нигезләнеп эшләячәкләр. Мөфти сүзләренчә, бу бик җентекле, дәвамлы эш. «Бер битне язу өчен ике көн вакыт кирәк. Язып бетергәнче ике-өч еллап вакыт узар әле. Һәр каллиграф Коръән язу турында хыяллана», — диде. Камил хәзрәт Сәмигуллин исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы мөһим дата булуын билгеләп узды. «Ислам бу илдә ят дин түгел, читтән килмәгән, Русьта чукындыру башланганчы ук, 922 елда ислам барлыкка килгән», — диде.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исламны кабул итүнең 1100 еллыгы әһәмиятен билгеләп узды. «Бу бәйрәмгә багышланган китаплар басыла, Коръән Кәрим басылачак, дәреслекләр чыгачак. Ләкин күп эшләр бәйрәм булган елны гына түгел башкарылырга тиеш, уңга-суңга тайпылмыйча, динне, телебезне какшатмыйча, ата-бабалардан килгән матур гадәтләрне югалтмыйча, саклап, балаларга, оныкларга җиткереп яшәргә кирәк. Аллаһының берлегенә ышану, рухи кыйммәтләрне саклау — олы мирас», — диде мөфти.

Проект Изге Коръәннең беренче сүрәсе «Фатиха»ны каллиграфик язудан символик рәвештә башланып китте. Кунаклар язу өстәле янына җыелышты һәм беренче аять язылды. Россия төбәкләре мөфтиләре, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, илнең мөселман дин эшлеклеләре шушы вакыйганың шаһитләре булды. Аларның күз алдында профессиональ хаттат тарафыннан «Фатиха» сүрәсе язылды. Каллиграф, проектны башкаручы Артем Писаренко. Ул танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы «Ән-Намир әл-Мүхаттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте. 

Шулай ук әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Рәсми чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында уза. Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Россия мөселманнарының Гыйльмел-Хат фәнендә җуелган традицияләрен торгызуда беренче адым булачак.

Мүсхәфне язу — Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы итеп тә кабул ителәчәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып үзебезнең, җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хаттат тарафыннан кулдан язылган мүсхәф торачак һәм ул бастырылган тираж белән дөнья күрәчәк.

Гыйльмел-Хат — гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнүче фән. Һәрбер хәрефнең үзенең кануни рәвештә билгеләнгән, ләкин шрифт — хаттка карап төрле язылышы бар. Хаттның бер стиле кысаларында бер хәрефнең 100гә кадәрге язылыш төрләре кулланыла ала. Хәрефләрнең кагыйдәләр буенча язылмавы хата санала. Шунысы игътибарга лаек: кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр. 

Теге яки бу сүзләрне төгәл һәм хатасыз язар өчен, Казан белгечләренә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев