Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 12 кеше коронавирус симптомнарына зарланган – диагноз расланмаган

Казан һәм Бигеш аэропортларында эпидемик вазгыять имин булмаган төбәкләрдән килгән 28 меңнән артык пассажирны тикшергәннәр.

Казанда коронавирус йоктыруның бер очрагы да расланмаган. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бездә вазгыять тотрыклы. 22-26 гыйнварда сәламәтлек саклау учреждениеләренә коронавирус йоктыруда шикләнеп 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 6сы хастаханәгә салынган. 10 кешедән анализ алынган, диагноз расланмаган. 2 кешегә «кискен эчәк инфекциясе» диагнозы куелган. Эшне дәвам итәбез, уяулыкны киметмибез», - диде ул.

Роспотребнадзор белгечләре Казан һәм Бигеш аэропортларындагы үткәрү пунктларында эпидемик вазгыять имин булмаган төбәкләрдән килүчеләрне тикшерә. Пассажирлар арасында сораштыру һәм тәүге симптомнар ачыкланган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрәләр.

«28 меңнән артык пассажир тикшерелде инде. 14 көн эчендә Кытай Халык Республикасыннан килгән, ОРВИ симптомы күзәтелгән затлардан алынган клиник материалны лаборатор тикшерүләр уздырыла», - дип искәртте Жаворонков.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X