Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтелә

9 майда хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 40тан артык пар вальс әйләнәчәк.

9 майда Казанның Җиңү паркында 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтеләчәк. 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 1930 – 1940 еллар костюмнарында 40тан артык пар вальс әйләнәчәк.

Әлеге чара “РиоРита –Җиңү шатлыгы” арт-проекты кысаларында узачак. Акция бер үк вакытта Россиянең тагын җиде шәһәрендә: Санкт-Петербург, Рязань, Түбән Новгород, Ростов Донда, Севастополь, Рыбинск һәм Благовещенскидагы паркларда уза. Музыкаль коллективларны Россия Саклану министрлыгы мәдәният департаменты тәкъдим иткән.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев