Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 8 Март уңаеннан алынган бүләкләрнең уртача чегы 2900 сум тәшкил иткән

Татарстан башкаласында бәйрәм уңаеннан иң күп сатып алынган бүләкләр рейтингында кием-салым беренче урынны били.

Быел Казанда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан алынган бүләкләрнең уртача чегы 2900 сум тәшкил иткән. 2017 елда ул бераз кимрәк – 2200 сум булган.

«Яндекс. Касса» аналитиклары казанлылар тарафыннан 8 Мартка алынган бүләкләр рейтингын төзегән. Биредә «Яндекс.Касса» аша түләү турындагы мәгълүматлар исәпкә алынган. Әлеге хезмәттән дөньядагы 75 меңнән артык сайт файдалана. 2018 елның 1-5 марты һәм 2017 елның шул ук чорындагы түләүләрне чагыштырганнар.

Чәчәкләр бәйләмен исәпкә алмаганда, бәйрәм уңаеннан иң күп сатып алынган бүләкләр рейтингында кием-салым – беренче, косметика һәм парфюмерия – икенче, йорт һәм дача өчен товарлар өченче урынны били.

Зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия өчен уртача чек бәясе – 7800 сум (2017 елда – 6600), смартфоннар, гаджетлар һәм көнкүреш техникасы өчен – 5500 сум (3400), йорт һәм дача өчен товарлар – 3000 сум (1300), косметика һәм парфюмерия өчен 2900 сум (2500) тәшкил итә.

Узган ел белән чагыштырганда, интернет-кибетләрдә косметика һәм парфюмериягә сорау – җиде, смартфоннар һәм көнкүреш техникасына – дүрт, кәнфитләр һәм бүләк кәрзиннәренә ике тапкыр арткан.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев